Хезмәт

Балтач районы

16+
Чисталык

Балтачта йорт каршыларындагы ком өемнәре, ташлар урамнарның ямен боза

Чисталык мәсьәләсенә салкын карамыйк, райондашлар. Табигатебездә хакимлек итүче ямьле җәйләргә тап төшермик!

Чисталык — мәңгелек тема. Нәкъ тә шулай. Чөнки һәрвакыт чистартып торганда гына тирә-ягыбыз ялт итеп көлеп торачак.

Шушы көннәрдә чисталык комиссиясе Балтач бистәсенең Ш. Усманов, Г. Бәширов, Высоцкий урамнарында булып чыкты. Күптән түгел әлеге урамнарга яңа асфальт түшәлде, әмма йорт каршыларындагы (кызыл линия) төзелештән соңгы ком өемнәре, ташлар бу урамнарның ямен боза. 

Чисталык мәсьәләсенә салкын карамыйк, райондашлар. Табигатебездә хакимлек итүче ямьле җәйләргә тап төшермик!

Әгәр сезнең хуҗалыкта берәр нинди төзелеш эшләре алып барылып, капка төбендә төзелеш материаллары тора икән, бу очракта, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итеп, тиешле белешмә алып куярга кирәк. Юкса, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Рейдлар вакытында протоколлар төзелеп, эш район башкарма комитеты җитәкчесе каршындагы комиссиягә килеп җиткәч, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Тирә-юнебезгә игътибарлы булыйк!

Фото: Г. Маннапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев