Җыештыр һәм әзерләп куй гына – килеп алалар
Чикләрдән чыккан юк
Кыш китәсе килмәгәндәй тартышып ятса да, барыбер ел фасылларына үзгәрәсе инде – ямьле яз хуҗа буласы. Соңгы көннәрдә җепшек кар күзәтелсә дә, артыннан яңгыры да яуды, җирләр дә ныграк ачылды. Урамнарны, капка төпләрен, бакча артларын чистартыр, канаулар казыр чак җитте. Чүпне кая куярга, нишләтергә белми аптырап йөргән вакытлар артта калды, аны хәзер капка төбенә килеп алалар, капчыкка, я бер савытка гына тутырган булсын. Көннәре, урамнары билгеле. Әлеге эш белән районда оешкан «Төзекләндерү» ширкәте шөгыльләнә, җитәкчесе Наил Габдрахманов.
– Узган ел район буенча 92 534, 50 кубометр көнкүреш калдыклары җыелды, – ди әлеге оешманың икътисад эшләрен алып баручы Зилә Шәрәфиева. – 2020 елда 89 761, 2019 елда 89 783 кубометр җыелды.
Полигонда тракторчылар, каравылчылар белән бергә 6 хезмәткәр эшли, ә чүп җыюны, аннан-моннан ташуны, чүплеккә китерүне 8 хезмәткәр – йөкчеләр һәм машина йөртүчеләр башкара. Биредә эшләүчеләрнең барысы да диярлек урта яшьтәгеләр. Чүп җыю Балтач бистәсендә һәм дә 34 авылда график нигезендә башкарыла. Балтачта «Төзекләндерү» ширкәте җыйса, Чепья зонасында «Чепья» предприятиесе шөгыльләнә.
– Чүплектә квартал саен лаборатор тикшерүләр булып тора, – ди директор Наил Габдрахманов. – Һава, туфрак, грунт суларының составы өйрәнелә. Чикләрдән чыккан юк.
Язгы бакчаны чистартканда агач ботаклары киселмичә калмый, тик ширкәт, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә исәпкә алып, аларны җыймаска тырыша. Шулай да 50 сантиметрга кадәр озынлыктагы ботакларны алалар, тик бер шарт белән – яхшы иттереп, көлтәләп бәйләнгән булырга тиеш. Ә инде артык озын ботакларны «нишләтү» мәсьәләсен авыл җирлекләре белән чишү сорала. Чүп җыю түләүле хезмәт күрсәтү булса да, аларның да, һәрбер эштәге кебек, үз таләпләре бар. Чишелмәс мәсьәләр юк ул, дигәндәй, килеп туган хәлләрне уртага салып сөйләшер инстанцияләр җитәрлек бездә. Шуңа күрә, артык борчуларга бирелмичә, эреми калган карларны таратып, тонмый яткан суларга юл «күрсәтеп», җир чыккан саен чүпләрне җыеп, кипкәч тырмалап, себереп, әйләнә-тирәлегебезгә игътибарлы булып, үз вакытында, тиешенчә чүпләр тапшырып, тормышны матур гына дәвам итик һәм истә тотыйк – чүплеккә металл өеме, пыяла калдыклары, резина, полиэтилен, агулы матдәләр китерергә ярамый, чүп чыгарганда да бу турыда уйлау кирәк.
В.Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев