1 март 2015 яңалыклары
-
Кадерлебез РОЗА РИЗВАН кызы ГЫЙЛӘҖЕВАның 1 мартта матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее!
Әниебез! Сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Интернет өчен салым түләячәкбез...
Быелның өченче кварталында интернеттан файдаланган һәркем салым түли башларга мөмкин.
-
Машиналар бихисап.
Автомобильләр саны буенча Россия төбәкләренең рейтингында Татарстан тугызынчы урында.
-
Пост башланды, җиде атнадан Пасха.
Чепья, Кече Лызи, Биктәш чиркүләрендә бу көннәрдә кеше аеруча күп.
-
Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә конкрет бурыч йөкләнде.
Кичә район Советы бинасының утырышлар залында узган видеоконференциядән соң район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләрен алып калып алар алдына конкрет бурычлар куйды.
-
Чыбыксыз интернет челтәре зыянлы.
Чыбыксыз интернет челтәренең "Wi-Fi" нурланышы баланың баш миенә начар йогынты ясый, нәтиҗәдә, сабый сәламәтлегендә һәм үсешендә тайпылышлар күзәтелә.
-
Тәрәзәне каралтма.
1 февральдән юл иминлеге хезмәте каралтылган машиналарга каршы кырыс көрәш башлады. Хәзер машинаныӊ тәрәзәсен тиешеннән артык каралткан өчен йөртүчегә 500 тәңкә штраф салына.
-
Балалар ышанычлы кулларда
Норма урта мәктәбенеӊ 2нче "б" классы җитәкчесе Зөһрә Кадыйрова хакында Әти-әниләрдән матур фикерләр генә ишетәсеӊ.