1 май 2014 яңалыклары
-
Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесенеӊ йомгаклау концерты булды.
Әлеге концертның 30 нчы апрельгә тәгаенләнүе райондашларыбызга 1 нче май - яз һәм хезмәт бәйрәменә бүләк буларак кабул ителде.
-
Күпере зур булмаса да, Балтачка БИК кирәк
Балтач бистәсенең иктисади зонасы артында урнашкан өлешеннән машина йөртүчеләр Казан - Пермь юлына чыкканда зур каршылыкларга дучар булалар иде: юлы юк, дамбага менеп булмый, олы юлдан машина хәрәкәтенә дә комачаулык туа х.б...
-
Балтачта 1 май эстафетасы иң-иң җитезләрне ачыклады
Елның-елында Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелә торган йогерешчеләр эстафетасы үзенә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып тора: командаларның күплеге, эстафетаның нәкъ Балтач бистәсенең уртасында үткәрелүе, тамашачыга карарга уңайлыгы һәм башкалар...
-
Театр яктылыкка, нурга илтә.
Авылда яшьләрнең аз калуы мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшләрен нык кыенлаштырды. Ләкин эшләргә теләгән кеше һәрвакыт җаен таба.
-
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән
Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме - бу көннең нинди генә исемнәре юк.
-
«Ак Барс АЭРО» авиакомпаниясе ташламалы билетлар тәкъдим итә
«Ак Барс АЭРО» авиакомпаниясе Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан 2 нче майдан 12 нче майга кадәр эчке һава линиясеннән файдалану өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән кешеләргә ташламалы (50 процент) билетлар тәкъдим итә.