1 май 2015 яңалыклары
-
Балтач урта мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең чираттагы семинары булып узды.
Семинар барышында китапханәчеләр Римма Фәйзрахманованың чыгышы белән таныштылар.
-
Чепья егете Мәскәү шәһәрендә узачак Җиңү Парадына катнашачак.
Гөлнара белән якынрак танышу узган ел әниләр көненнән башланды. Китапханәдә үткәрелгән бу бәйрәмгә уллары хәрби хезмәткә чакырылучы һәм хезмәттән кайтканнарның әниләре чакырулы иде.
-
Чернобыль атом-электр станциясе фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан райондашыбызны хөрмәтләделәр.
29 апрель көнне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Чернобыль атом-электр станциясе фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан 20 райондашыбызның өйләрендә булып, аларга күчтәнәчләр тапшырды.
-
Биктәш авылында гомер итүче Ивановлар гаиләсен бәйрәм белән котладылар.
29 апрель көнне, Җиңү бәйрәме алдыннан, Балтач район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге вәкиле Мөбәрәкҗанова Х.М. Биктәш авылында матур итеп гомер итүче Ивановлар гаиләсен бәйрәм белән котлады.
-
Хөрмәтле балтачлылар, районыбыз кунаклары!
1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Тарихи яктан ул хезмәт кешесенә булган гадел мөнәсәбәтне һәм хөрмәтне чагылдыра.
-
Кенә мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгәтулла улы Рәхимов исеме бирелде.
29нчы апрель көнне Түбән Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгәтулла улы Рәхимов исеме бирелде. Әлеге тантаналы чараның мөхтәрәм кунагы Бакый Рәхимовның кызы Рәйсә ханым әтисе хакындагы истәлекләре белән уртаклашканнан соң, мемориаль тактаны ачты.