2 март 2015 яңалыклары
-
Һәр нәрсәнеӊ башы – гаиләдә (фото).
Гаилә тәрбиясе, аныӊ җәмгыять өчен никадәр әһәмияткә ия булуы турыда ил башлыклары, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан күп сөйләнә, күпмедер эш тә алып барыла.
-
Балтач бистәсе әфганчыларына медаль тапшыру тантанасы булды (фоторепортаж).
Балтач бистәсендә гомер итүче әфганчы-интернацоналистларга 27нче февральдә үзәк китапханәдә Әфган республикасында хәрби хәрәкәтләрдән соңгы совет солдаты чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан махсус булдырылган юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.
-
Март аена намаз вакытлары
-
Балтач районында ике яшь карак авыл мәчетен баскан.
Балтач районының Көшкәтбаш авылында мәчеткә караклар, 26 февральгә каршы төндә, ишек йозагына ачкыч яратып кергән.
-
Рүзәл Мәгъсүмҗанов «Россия талантлары” дипломанты
Балтач мәктәбенең 8нче сыйныф һәм район сәнгать мәктәбе укучысы Рүзәл Мәгъсүмҗанов (остазы Фидәил Мостафин) Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Россия талантлары" халыкара телевизион фестиваль-конкурсында баянда көйләр башкарып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.