3 апрель 2014 яңалыклары
-
Һәрбер эш нигезле булуы шарт
3 апрель көнне Балтач үзәк мәчетенә җыелган авыл имамнары очрашуы бүгенге яшәеш белән турыдан-туры бәйле мәсьәләләргә багышланган иде.
-
Син бит, әни, безнең өчен бер генә, берәү генә
Үз әниең турында язуы җиңел дә, авыр да икән. Җиңел, чөнки тудырганнан алып сине олы тормышка фатиха биреп озатканчы биргән тәрбиясе, назы, яшәү рәвеше, холкы безнең күзәнәгебезгә, җаныбызга сеңгән. Авыр, чөнки әниебезнең барлык күркәм сыйфатларын сүз белән генә тасвирлап-сурәтләп бетереп булмый.
-
Галина Германовна Николаева муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Дуслык» җәмгыяте баш хисапчысы Галина Германовна Николаева муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
1 нче апрельдән пенсияләр индексацияләнеп, Балтачта уртача пенсия күләме 9280,41 сум була
Рәсәй Федерациясе хөкүмәтенең карары нигезендә, 2014 нче елның 1 нче апреленнән пенсияләр индексацияләнеп, Балтачта уртача пенсия күләме 9280,41 сум була.
-
Дамир Сафиуллинны искә алып, «Яңа тормыш» хуҗалыгы призына көрәш буенча милли спорт ярышы үткәрелә
6 апрельдә данлыклы көрәшче Дамир Сафиуллинны искә алып, «Яңа тормыш» хуҗалыгы призына Яңгул мәдәният йортында көрәш буенча милли спорт ярышы үткәрелә.
-
Әниебез НАИЛӘ ГАБДЕЛБӘР кызы ГАРИПОВАга 4 апрельдә 55 яшь тула
Балтачта яшәүче әниебез НАИЛӘ ГАБДЕЛБӘР кызы ГАРИПОВАга 4 апрельдә 55 яшь тула.
-
“Балтач” универсаль спорт залында район бадминтон федерациясенең җыены узды
Районыбызда күптән түгел генә оешкан бадминтон федерациясе үзенең эшен уңышлы гына башкарып килә.
-
Балтачта юллардагы чокырларны ямау эшләре җитез бара
Балтач юлларындагы чокыр-чакырларны ямауга «МДСУ-1» оешмасы 2 атна элек кереште.
-
Балтачта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиянең чираттагы утырышы
1нче апрель көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиянең чираттагы утырышы булды. Бирегә килүчеләрнең күбесе - балаларына кичке уннан соң урамда йөрергә ирек куйган әти-әниләр иде.
-
«Агрохимсервис» берләшмәсе базасында язгы кыр эшләре буенча укулар булды
Бүген, быелгы язгы кыр эшләре нәрсәсе белән үзенчәлекле, безнең җирләрдә нинди агротехник чаралар куллану, нинди культуралар, аларның нинди сортларын игү, ашламаларны ничек куллану отышлы һәм язгы кыр эшләрендә кирәк булачак башка күп мәгълүматлар буенча белем өстәү өчен район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары «Агрохимсервис» берләшмәсе базасына укырга килделәр.
-
Рузилә Нуртдин кызы Волкова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Төзелеш тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Стройсервис» җәмгыяте бухгалтеры Рузилә Нуртдин кызы Волкова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фото: http://cvetys.narod.ru/tjulpany-foto.htm
-
Соң булса да — уң булсын!
Көшкәтбаш авылында яшәүче күршеләребезнең мунчасы белән бергә әниләребез Гөлчирә Әкбәрованың лапаслары янып бетте.
-
Али ке но ужасал
Ципья черкогуртын улӥсь тылысь ветеранлы Лидия Александровалы 12-тӥ мартэ 90 арес тырмиз. Юбилярез ӟечкыланы но Россилэн Президентэзлэсь В.Путинлэсь Ӟечкылан гожтэтсэ сётыны районысь социальной дурбасьтонъя отделлэн заведующиез Алсу Гатиятуллина, Ципья гурт поселениысь исполкомлэн кивалтӥсез Гузаль Юсупова лыктӥллям вал.
-
Резида Мөдәрис кызы Зарипова Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Китапханә системасында озак еллар намуслы хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, Балтач үзәкләштерелгән китапханә директоры Резида Мөдәрис кызы Зарипова Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Фото: http://sharpei-online.com/forum/lofiversion/index.php/t15170.html
-
Бадӟым ужъёсты азьпалан али
Гумыр шуонэд туж ӝог ортче вылэм. Нуналмысь ужъёсын, пӧртэм сюлмаськонъёсын, шумпотонъёсын аръёслэсь ортчемзэс шӧдытэк но кылиськод. Ма, тани, али ку гинэ вал, Ӟаны гуртысь Люба апаелэн покчи пиезлы Лёвалы Кутешысь Галя нимо нылэз кышно вайимы, шулдыр сюан каримы. Утёд ке, со дырысен кык дасо арлэсь уно дыр ортчем ини. Нош...