3 июль 2015 яңалыклары
-
Ачык тәрәзә... бала гомере
Республикабызда балаларның тәрәзәдән егылу очраклары әледән-әле булып тора. Көннәр җылыта башлау белән быел да мондый берничә фаҗига булды. Узган елны республикада 5 нарасыйның гомере өзелгән булган.
-
«Хезмәт десанты» Югары Сәрдек авылында, фоторепортаж
Бүген хезмәттәшләребез 7 хуҗалыклы Югары Сәрдек авылында булып кайттылар.
-
Японнарны җиңгән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Агеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Зур Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Агеев кичә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе дә килде.
-
Смәелдә күчмә семинарда агрономнар корткычларга каршы көрәш турында сөйләштеләр (фото)
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономнар өчен семинар үткәрде. Иң элек «Смәел» җәмгыятенең амбар хуҗалыгында булдылар.
-
Балтач мәктәбенең 4нче "б" сыйныфы укучылары “Тукай эзләре” буйлап үтте
Балтач урта мәктәбенең 4нче "б" сыйныфы укучылары чыгарылыш кичәсен мәңге күңелләрдә калырлык итү максатыннан, ямьле җәйнең бер көнендә укытучылары Фәридә Низамова белән Тукай Кырлайга сәяхәт кылдылар.
-
Иртәгә һава температурасы 7 градуска кадәр төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 3 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Иртәнге намазны сәхәр тәмамлангач та укырга ярыймы?
Ураза тотучы мөселман кардәшләребез арасында иртәнге намазны ничәдә уку турында аңлашылмаучанлык бар. Берәүләр сәхәр тәмамлангач та укый. Икенчеләр намаз вакытлары таблицасының "мәчетләрдә укыла" дигән графасына туры китереп 20-30 минуттан соң гына укый.
-
Шодадан Гөлбану апа ничек шикәр комы откан?
Гөлбану Мәгъсүмова тумышы белән Шода авылыныкы булса да, гомере буе Киров өлкәсендә яшәгән, ә картаймыш көнендә туган авылына кайтырга булган. Авылга кайтканнан бирле район газетасын алдыра икән.
-
“Хезмәт”не күзлексез укучы, дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар 95 яшьлек Маһитап апа (фото)
Куныр авылыннан 95 яшьлек Маһитап апа турында оныклары: "Безнең әби күзлексез газета-журналлар укый, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора, биш вакыт намазын калдырмый, ел саен ураза тота, гел хәрәкәттә, көрәк-сәнәкләр саплый, чалгы яный, печән чаба, әле тагын утын ярып, өеп куярга да күп сорап тормый иде", диләр.
-
Хөрмәтле ЮХИДИ хезмәткәрләре!
Сез, безнең юллардагы иминлекне кайгыртып, ел әйләнәсе,тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сакта уяу торасыз. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр, төзек булмаган транспорт белән юлга чыгучылар, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар... берсе дә сезнең игътибардан читтә калмый.
-
Атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында гадәттән тыш хәл кертелде
Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде.