3 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кукурузга игътибар арта
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Фирдәвес Нәбиуллин җитәкчелегендәге делегация Мамадыш районында үткәрелгән республика семинарына барды.
-
Кариленең Заһидуллин урамын чүп-чар "бизи"
Чүп безнең авылда пәнҗешәмбе көнне кап-капчыкларга тутырылып, машина белән җыела. Ә Заһидуллин урамының 16нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүче кешеләр шул көнне көтмичә, хуҗалыкларында җыелган чүпләрен атнаның теләсә-кайсы көнендә йорт каршына, киртә буена чыгарып куялар.
-
Балтачлылар яңгырда да көч сынашты
Республика көне һәм районның 85 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасында һәр авыл җирлеге, оешма-предпрятие команда туплап, спорт чараларында үзара көч сынашты.
-
Балтачыбызда “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында үткәреләчәк бәйрәм чаралары
5 сентябрьдә "Парклар һәм скверлар елы" кысаларында Балтачыбызда бәйрәм узачак. Бәйрәм чаралары бер үк вакытта үзәктәге "Балтач" һәм "Сабантуй" паркларында үткәрелә.
-
Балтачка Бәширә килә
5-6 сентябрь көннәрендә республика районнарында "Парк һәм скверлар көннәре" узачак. Әлеге чараны безнең районда да 5нче сентябрьдә зурлап үткәрәчәкләр.
-
Габделхак хәзрәт Саматов "Күркәм холык" (дәвамы)
Әлбәттә, бөтен пәйгамбәрләр дә күркәм холыклы, сабыр булганнар. Әмма Мөхәммәд гәләйһиссәлләм исә башка пәйгамбәрләргә караганда да аерым бер гүзәл сыйфатта булып, ул дөньяга килгәнче, Гайсә (г.с.)нән соң 570 ел вакыт үткән. Шул арада әдәм балаларында һәртөрле бозыклыклар барлыкка килә.
-
Менә алар районның урак батырлары
Районда бөртекле ашлыкны җыйнап алу төгәлләнеп килә. Уракта әйдәп баручы комбайнчыларны да беркадәр чамаларга мөмкин. Комбайнчыларның 1 сентябрьгә эш күрсәткечләре:
-
Балтач бистәсендә суүткәргечләр яңартыла
Бистәнең Сәйдәш урамында су трассасын яңарталар. Бу яхшы күренеш. Ләкин төрле сүзләр йөри: трассадан өйгә су кертү хуҗалык өстенә кала икән, өйгә кадәр су кертүнең 1 метры 1 мең сум була икән. Бу проблемага ачыклык кертә алмыйсызмы? Рәхмәт.
-
Шевроле-Нива белән бүләкләнделәр
30нчы августта башкалада ТР Дәүләт Советы бинасы каршында үткән тантанада муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурска Республика көнендә нәтиҗә ясалды.
-
Илүзә Ибраһимова: "Идеясе әнинеке, бизәге үземнеке"
28нче август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" республика көненә багышланган балалар открыткасы бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы белән бүләкләр җыелмасы тапшырылды.
-
Барыбыз да сайлауларга!
Мәгълүм булганча, быелның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.
-
Балтачта тиздән ягу сезоны башланачак
Соңгы атналарда көннәр хәйран салкын торды. Торак йортларда шәхси җылылык системасы булганнар инде күптәннән җылыда, ә менә балалар бакчаларында ягу сезоны башлану тоткарлана әле.
-
Грантлар откан авыл җирлекләре
31нче август көнне "Сабантуй" паркында республика һәм район көне уңаеннан үткәрелгән тантанада районыбыздагы авыл җирлеге башкарма комитетлары 2013нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча
-
Вагыйз ТАҖИЕВ: "Игенчеләрнең хезмәте ничектер күләгәдә кала кебек"
Мин үзем авыл хуҗалыгы тармагында эшләмәсәм дә, авылда туып-үскәнгә шагыйрь әйтмешли, җирне аз-маз тырмалап, чәчтем дә, урдым да. Терлекләр дә асрадык.Шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең күпме хезмәт куюлары миңа бик таныш.