3 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Олуг бәйрәм белән!
Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим Барлык мактаулар бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһ раббыбызга булсын. Корбан бәйрәме - мөселманнарның иң бөек һәм шатлыклы бәйрәмнәренең берсе. Аллаһ Коръәндә мөселманнарга бу бәйрәмдә корбан чалуның кирәклеген күрсәтә:
-
«Татфондбанк»: кече бизнеска — зур мөмкинлекләр
Ничек тиз һәм бизнеска аз процент белән кредит алырга? Түләүләр тиз арада үткәрелә торган банкны ничек табарга? Әлегә үзеңә кирәк булмаган акчалардан ничек табыш алырга? Бу сорауларга җаваплар бик күп эшмәкәрләрне кызыксындыра. Татарстанның иң зур банкларының берсе - «Татфондбанк» нәрсә тәкъдим итә ала? «Татфондбанк»ның Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Айдар Гыйльмуллин...
-
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән ислам динендәге олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән тәбрик итәм.
-
Мәктәпләрдә салым дәресләре
Укучылар арасында салым органнарының эшчәнлеген популярлаштыру, имиджларын күгәрү һәм салым буенча гра-моталылыкны арттыру максатыннан, ТР буенча Юнчы номерлы Районара Федераль салым хезмәте инспекциясе район мәгариф бүлеге катнашында 24-28нче октябрь көннәрендә район мәктәпләрендә Салым буенча белем көннәре үткәрде.
-
Котылам димә
Машина тәрәзәләренә тонировка ясату юл хәрәкәте кагыйдәләре тарафыннан тыела. Таләпләрне үтәмәүче шоферларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 мадцәсе Знче өлеше буенча 500 сум күләмендә штраф каранган.
-
Безне онытмагыз!
Киләсе ел район газетасы «Хезмәт» өчен аеруча истәлекле. Март аенда газетабызның тәүге саны нәшер ителә башлауга 80 ел тула. Газетабызның олы юбилеен бергә-бергә каршы алырбыз, дип ышанабыз. Моның өчен озакка сузмыйча 2012нче елның беренче яртыеллыгы өчен «Хезмәт»кә язылу сорала. Хөрмәтле райондашлар, «Хезмәт»кә язылырга онытмагыз. Киләсе юбилей елында да бергә булыйк!
-
Искә алдылар
30 октябрь - репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Бүгенге көндә безнең районда 22 репрессия корбаны яши. Искә алу көне уңаеннан әлеге кешеләргә район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды. Шулай ук «Моя газета»га бушлай язылу мөмкинлеге тудырылды.
-
Мактаулы исем
Намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен «Балтач үзәк район хастаханәсе» муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының клиника экспертлык эше буенча урынбасары
-
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач газы» идарәсе җитәкчесе Наил Салих улы Хөснетдиновка Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы бирелде.
-
Рәхмәт хаты
«Хыял» яшьләр үзәгенә балалар өчен спорт җиһазлары алырга иганәчелек ярдәме күрсәткән «Балтач сөт-май комбинаты» җитәкчесе Илшат Нуриев,
-
Югалтулар бигрәк авыр икән
Һич уйламаганда тормыш иптәшем Ильяз мәрхүм булды, урын өстендә генә ятарга мәҗбүр иткән авыру аны аяктан гына егып калмады, мәңгелеккә арабыздан алып китте.