4 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Балтач муниципаль район башлыгы призына уздырылган көрәш ярышлары тәмамланды
2 көн дәвамында барган, Балтач муниципаль район башлыгы призына уздырылган көрәш ярышлары 4 январь көнне кич белән тәмамланды. Матур алымнар, кискен көрәш күрсәткәннәре өчен барлык көрәшчеләребезгә бары афәрин диясе генә кала.
-
Юбилейлар ел да кабатланмый
4нче гыйнвар көнне Иске Чепья авылында яшәүче Николай Константинович Кондратьевка 95 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районнан җитәкчеләр, "Труд" җәмгыяте һәм Чепья җирле үзидарәсеннән дә белгечләр килде.