4 март 2016 яңалыклары
-
Татарстан юлында коточкыч һәлакәт килеп чыккан (фото)
Татарстан юлындагы һәлакәт хакында социаль челтәрләр аша язышалар.
-
Төзүчеләр урамында шугалак ясалды (видео)
Урамыбызны юкка гына Төзүчеләр урамы дип атамыйлардыр, чөнки анда әлеге һөнәргә тугры калып яшиләр.
-
Конфет эләгүгә, бәйрәм онытылды (фото)
8 март көне килеп җиткәнче бәйрәм итеп куябыз. Инде кичә үк бакча нәниләре иртәнге сәгатьләрдә ук әниләрен-әбиләрен ачылып килгән сәләтләре белән куандырды.
-
Газинур Дәүлиев: "Һәрбер өлкәнең үз нечкәлекләре бар"
Медицинага карата райондашларыбызда беркайчан да сорау бетми. Шушыларны күз алдында тотып, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән әңгәмә төзедек.
-
Олпат шәхеснең олуг китабы
"Имамнарга дәреслек булырлык китап бу!", дип бәяли җирле тарихчыбыз Мөнир ага Әһлиев халкыбызның танылган улы, безгә якташ та тиешле Харис Салихҗановның 2012 елда нәшер ителгән "Дин вә фән" китабын.
-
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 2016 елда кем лаек булыр
2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар кабул итте:
-
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
10 номерлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе хәбәр итә: физик затның шәхси эшмәкәр булу-булмавы турындагы белешмә РФ Хөкүмәтенең 462 номерлы карары нигезендә түләүле башкарыла.
-
Көек авылыныӊ үзенә генә хас традицияләре бар
Гомуми бәйрәмнәр белән үзләре дә бәйрәмнәр уйлап чыгарып, матур ял оештыра беләләр. Авылларда күптән онытылган домино уены ярышлары да монда онытылмаган, 2 ел шушындый ярышларны үткәргәннәр.
-
Кычкырып җырласаӊ, кыйныйлар ... (видео)
Түбән Камада бер ир-ат 1 март көнне урамда 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.
-
Балтачка Павел Анатольевич Козел килә
10 мартта сәгать иртәнге 9да Балтач районы башкарма комитетының кече утырышлар залында Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел халыкны кабул итә.
-
“Салават күпере” сабыйлары әниләрен сөендерде
Балтачның 2нче номерлы ясле-бакчасында бәйрәм чарасы узды.