4 апрель 2015 яңалыклары
-
“Рәхмәт сиңа, солдат абый!” иҗади бәйгесенә йомгак ясалды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район үзәк балалар китапханәсе авыллардагы филиаллары арасында уку елы башында "Рәхмәт сиңа, солдат абый!" исемле иҗади бәйге игълан итә.
-
Балтач мәдәният үзәгендә «Яр» драмасы халык соравы буенча кабат күрсәтелә, карамый калмагыз
1 ай элек район халык театры артистлары Балтач мәдәният үзәге сәхнәсендә драматург Булат Сәлаховның «Яр» драмасы премьерасын тәкъдим иткән иде.
-
Балтачта янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
Агымдагы елның 23нче мартыннан икенче махсус күрсәтмәгә кадәр кертелгән янгынга каршы махсус режим үз көчендә кала бирә.
-
Кара күлдә әле кыш... (фото)
Җырларда җырлана торган Кара күлдә әлегә кыш. Боз хәйран юкарган булса да, кешене чыдатырлык.
-
Түнтәр авылында юлларны тәртипкә китерәләр.
Балтач юл төзү оешмасы (МДСУ-1) район юлларын тәртипкә китерү буенча үз эшен җанландырып җибәрде.
-
«Адмирал» эше миллиардерга да барып җитә
Россия Тикшерү комитеты Казан миллиардеры Алексей Семинны федераль эзләүгә биргән. Семинныӊ ASG компаниясенеӊ барлык милкенә чикләү салынган.