4 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бәрәңгегә урын булачак
Бәрәңгене урнаштыру, сатып акча эшләү мөмкин булмый башлагач, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең күбесе аны бөтенләй үстерми башлаган иде инде. Быел бәрәңге кирәк, утыртыгыз дип республикадан да фәрман булгач барысы да үстерделәр.
-
Пакетын да бирделәр, чәен дә эчерделәр
Бөрбаш җирлегендә өлкәннәр декадасы зур активлык белән башланды.
-
Тешләсә дә, типсә дә хайваннарга тими торган көн
Буген урамнан барганда балтыр итеннән умырып алган эткә дә, кәефе китеп өстеңгә сикергән мәчегә дә, астын чистартканда мөгезе белән төрткән яки аягыңга баскан үгезгә, сыерга да сугарга ярамый. Чөнки 4 октябрь аларныкы - Бөтендөнья хайваннарны яклау көне.
-
4 октябрь архитектура көне
Бу көнне районда миннән башка белүче кеше бар микән, дип шаярта районның баш архитекторы Шамил Борһанов.
-
Балтачта чисталык тикшерү инспекторына эләккәннәр үз гаепләрен танымыйча “Белмәдем” дип акланалар
1нче октябрь көнне үткәрелгән чисталык комиссиясенең чираттагы утырышына Яңгул авылыннан килгән, үз хуҗалыгы белән яшәүче ханымга территориясеннән чыгып, төзелеш материаллары куйган өчен беркетмә төзелгән булган.
-
Авылларда Корбан ашлары уздырылды
Быел Корбан Гаете белән Халыкара өлкәннәр көне янәшә килгәнлектән, Чапшар, Алан, Шода, Куныр, Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Смәел, Сосна авылы мәдәният йортларында һәм мәчетләрендә өлкәннәр өчен корбан ашлары оештырылган.
-
Илдар Абдуллин: “Укытучылар династиясенең дәвамчысы булуым белән горурланам”
"Минем тормышым 6 яшьтән бирле Норма мәктәбе белән бәйле. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия университетында югары белем алгач башка җирдән эш эзләп йөрмәдем. Практикаларны да биредә үткәнлектән, туп-туры туган мәктәбемә укытырга кайттым.
-
“Кышка чистарынып керик!”, ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров
"Кышка чистарынып керик", дигән бурыч куйды район башкарма комитеты җитәкчесе һәм чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакиров авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчеләренә.
-
Кул көрәше серләренә Әлфия апа өйрәтә
Районыбыз да кул көрәше спортына зур игътибар бирелә. Бик күп егет-кызлар данлыклы тренерларда шөгыльләнеп, район һәм республика, хәтта Россия күләмендә зур танылу алдылар һәм алалар.
-
Балтач балалары Алиш абыйларына кунакка барды
Китапханәгә юл балалар бакчасыннан башлана. Бакча белән китапханәне күп еллар бергәләп эшләү берләштерә.
-
Интернатта яшәүче Рәхимулла Гайсин балтачлылыраны сагынып искә ала
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында республиканың стационар учрежденияләрендә яшәүче җиде райондашыбызга район исеменнән бәйрәм пакетлары тапшырылды.
-
Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Укытучым!
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне.