4 декабрь 2016 яңалыклары
-
"Магнит»та 100 кеше агуланган
«Магнит» кибетләр челтәренеӊ Краснодар өлкәсендәге идарәче оешмасы «Тандер» да агуланучылар саны 100гә җиткән. Бу турыда бүген ял көне Краснодар өлкәсе прокуратурасы үзенеӊ матбугат үзәге аша хәбәр иткән.
-
"Электросеть" кулланучыларына яңа мөмкинлек булдырды
"Электросеть"тә кулланучылар белән эшләү пункты ачылды. Райондашларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларын 2-41-22 телефоны аша да җиткерә ала.
-
Экология елы дип тормыйлар, агачларны юк итәләр
Бистәбезнең Сосновая урамында яшь чыршы һәм каеннар үсеп утырган мәйданчыкны кемнәргәдер йорт урыны итеп бирделәр. Биредәге яшь чыршылар корыдылар, аларны күреп тә күңел әрни, чөнки бездән башка аларга игътибар итүче юк. Экология елында табигатькә карата файдалы эшләр башкарасы урында, киресенчә, үсеп утырган агачларны юк итәләр, дип гозерләрен җиткерәләр биредә яшәүчеләр.
-
Чаналы да булдык, таулы да! (фото)
Шимбә көн, 3 декабрь районыбызда саф һавада сәламәт тормыш яшәү рәвеше белән шөгельләнүчеләр өчен тагы бер зур мөмкинлек ачылган көн буларак тарихка кереп калыр.
-
«Каенкай» бакчасы мөдирләрне үзенә дәште (фото)
24 ноябрь көнне 4нче номерлы балалар бакчасында мөдирләр катнашында семинар узды.
-
Түнтәрдә укучылар өчен махсус басма ясаганнар (фото)
Түнтәр укучылары мәктәптән кайтканда искергән басмадан йөри торган булганнар. Әлеге хәл әти-әниләрне дә, укытучыларны да, биредәге җитәкчеләрне дә гел борчуга салып торган мәсьәлә булган.
-
Кабатланмас мизгелләр
Сиксән елга бер генә килә торган күркәм бәйрәмем үтеп китте, бик күңелле булды ул. Ерак-якын туганнар, дуслар, хезмәттәшләр килде, балалар да барысы да кайттылар. Шул истәлекле көнемне каршы алганда Түнтәр авылында яшәүче хезмәттәшем Рашидә бик матур шигыре белән сөендерде. Без аның белән 20 елдан артык бергә эшләдек. Ул Түнтәр китапханәсендә...
-
Абунәчеләргә бүләкләр мулдан. Килми калмагыз!!!
7 декабрь көнне район почта бүлекчәсендә «Абунәчеләр көне» үтәчәк. Бу көнне газетабызга язылган райондашларыбыз лотереяда катнашып, бүләк оту мөмкинлегенә ия. Исегезгә төшерәбез, 1-11 декабрь көннәрендә районның барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәреләчәк. «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына ташламалы бәя белән бары 560, 52 сумга язылып булачак. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне иртәнге...
-
Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте (+фоторепортаж)
1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.
-
«Азык» янындагы посадка нигә киселә?
Бистәбездә «Азык» янындагы посадканы кисәләр. Ничә еллар шаулап-гөрләп үсеп утырган агачлар урынына ниндидер хезмәт күрсәтү бинасы саласылар икән дигән мәгълүмат та килеп иреште. Табигатьне бозып эшләмәгәндә бүтән җирдә урын беттеме икәнни?
-
Түнтәрдә күпер эшләнгән
Түнтәр авылында «Дуслык» җәмгыяте ярдәме белән күпер эшләнеп куелган. - Анда башта бөтенләй күпер юк иде, авыл халкына йөрергә бик читен иде, - ди Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов. Бүгенге көндә түнтәрлеләр әлеге күпердән рәхәтләнеп йөриләр һәм әлеге эшне башкарган кешеләргә рәхмәтләрен җиткереп торалар.
-
Китапханәдә районыбыз шагыйре Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очрашу булды
Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды.
-
Аммиак бочкалары нигә күгәргән, әллә алар хуҗасызмы?
Кайсы гына җирлеккә барма басу-кырларда хуҗасыз утырган аммиак бочкаларын очратырга мөмкин. Заманында аларга күпме аммиак кайтартыла иде. Дөрес, хәзер дә бу эш башкарыла, әмма элеккеге югарылыгында түгел. Җитмәгәненә хәзерге аммиак бочкалары хуҗасыз булуларын раслап, күгәреккә батып утыралар. Хөрмәтле авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкчеләр, һичюгы әлеге бочкаларны буяп куйсагыз да әйбәт булыр...
-
Сосна Пүчинкәсендә чишмәдән су алу уңайландырыла (+фото)
Үзара салым акчасына Сосна Пүчинкәсендә дә күләмле эшләр башкарыла. Биредә язгы ташу вакытында да чишмәдән су ала торган итеп үзгәртү эшләре алып барыла. Авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнүче эш җирлектә беренчесе генә түгел. Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин кайсы авылда нинди хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын карап, халыктан җыелган үзара...
-
Үзара салым акчасы шеңшеңәрлеләргә яңа суүткәргечле булырга ярдәм итә
Шеңшеңәр авылында халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына 2 километрга якын яңа суүткәргечләр сузыла. Авыл халкы әлеге эшләргә күзәтчелек итеп, эшчеләргә читтән генә рәхмәтләрен ирештереп йөри. Иң мөһиме шул - алда салынган суүткәргечләрнең искерүе нәтиҗәсендә эшләнүче әлеге эшләрнең елның нинди фасылы булуына карамастан башкарылуын, килеп чыккан кайбер уңайсызлыкларның вакытлыча гына...