7 июль 2022 яңалыклары
-
Юлда барган минивэнга кран төшеп, сигез пассажирның 2се үлгән
Зыян күргән 5 яшьлек бала уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
-
Балтачлылар изге эштә катнаша ала
Татарстанда Луганск һәм Донецк балалары өчен чәк-чәк җыю игълан ителде.
-
"Фикердәш"ләр "Сабантуй" ял паркында җырлады да, биеде дә (+бик күп фото)
8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Балтач районында үрнәк гаиләләр бик күп. Шулар арасында мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләрдән төзелгән гаиләләр дә шактый.
-
Балтачлылар Белгород өлкәсе территориясендәге качаклар өчен гуманитар ярдәм җыйды (исемлек)
Балтач спорткомплексында Белгород өлкәсе территориясендәге качаклар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
-
"Агроволга" халыкара күргәзмәсе райондашларыбызга да җиңүләр алып килде
Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте һәм анда безнеӊ районныӊ «Кызыл юл» хужалыгы бар.
-
Балтачта өстәмә су скважинасы булдырыла
Балтачта җәй җитүгә күп урамнарда су кытлыгы сизелә.
-
Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә
Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.
-
Васыйл Вәлиев: "Контракт буенча хезмәткә иң яхшылар гына сайлап алына"
Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.
-
С заботой об экологии
Стоит отметить, что в 2005 году Ковалинское озеро, ныне окруженное охраняемыми смешанными лесами и сосновыми рощами Матюшинского лесничества, было признано памятником природы регионального значения.
-
Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото)
Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.
-
Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерү сорала
Балтач ветеринария берләшмәсе барлык мөселманнарны 9,10,11 июль көннәрендә Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерүегезне сорый.
-
"Сабантуй" ял паркында узган физик мөмкинлекләре чикле райондашлар Сабантуеннан фоторепортаж
Бәйрәм искиткеч матур оештырылган, уен-көлке, жыр-бию гөрләп бар
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.
-
Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады (+фото)
Сәламәтлек өлкәсендәге вәзгыятькә бәйле рәвештә ике ел тәнәфестән "Романтик" лагерының беренче сменасы башланды
-
Татарстанда яңа салым режимы эшли башлый
Әлеге автоматлаштырылган гадиләштерелгән системадан биш кешедән артык булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала, аларның еллык кереме 60 млн сумнан артып китми һәм төп акча бәясе 150 млн сумга кадәр.