7 август 2015 яңалыклары
-
Бүген Балтач мәдәният үзәге янында «цирк» булды
Бистәнеӊ мәдәният үзәге алдындагы мәйданчыкта «цирк» дип аталучы тамаша булды.
-
Мөнир Рахмаевтан сәүдәгәр чыгармы?
Мөнир Рахмаев Әлмәттә хәләл ит сата торган кибет ачып йөри икән. Хәзерге вакытта ул документлар җыю белән мәшгуль.
-
"Магнит" кибете янын чүп баскан (фото)
Чисталык турында газетабызда да, сайтыбызда да күп язабыз. Тирә-ягыбыз тәртип булсын дип райодашларны чисталыкка өндәү максатыбыз. Чисталык комиссиясе, экологлар тарафыннан да бик эшләр башкарыла.
-
Балтачка судьялар килү белән лимузиннар да күренә башлады
Бүген Балтач урамында лимузиннарны күргәч, утырышка әллә судьялар текә машинада килде микән дигән уй килде.
-
Балтачка республика судьялары җыелды (фото)
Бүген Балтачыбыз зур кунаклар кабул итте. 2015 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы судьяларының утырышы булды.
-
Хәрбиләрнең “әтисе”
Һәрбер кеше яшәеше, тәртибе һәм кылган гамәләре белән безнең тормышыбызда, тарихыбызда нинди дә булса эзен калдыра. Хәрби комиссариат системасы һәм Балтач районы тарихларында якты эз калдыручы шундый шәхес итеп отставкадагы өлкән прапорщик Марат Гаяз улы Сөләймановны куярга була.
-
Муса Җәлил премиясенә 30 яше тулмаган яшь талантлар ия була
ТР Министрлар Кабинеты Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булучылар исемлеген игълан итте. Алар ТР Хөкүмәтенең 544 нче карарында хәбәр ителә.
-
Алыштыргысыз «комиссар» - Марат абый Сөләйманов
Без ныклап аякка басарга җыенган еллар миллионнарча ватандашларыбызның гомерен өзгән сугыш тәмамланганга әле 20 еллап кына вакыт үткән чор булып, армия хезмәтенә киткәндә мескенгә сабышып: «Аермады безне дошман, аерды военкомат» - дип җырлап китсәк тә, халыкта оптимизм, патриотизм хисләре гаять көчле иде.
-
Бүген кичен СМУда яшүсмерләр өчен спорт чарасы була
Бүген бистәнең СМУ як өлешендә урнашкан яңа спорт мәйданчыгында "Президент белән бергә" хәрәкәте тарафдарлары балалар һәм яшүсмерләр өчен "Без - сәламәт, безгә кушылыгыз!" дигән исем астында спорт уеннары һәм ярышлары уздыра.
-
Ярдәме дә, нәтиҗәсе дә бар
Татарстан күп икътисади күрсәткечләр буенча лидер регион булып тора. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә ала. Соңгы атналарда Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында булып, урып-җыю барышын шәхси контролендә тота.
-
Илдар белән Гүзәлдән өр-яңа клип
Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова "Кара күзләремә" җырларына төшерелгән клипларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.