7 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бүгенге давылның эзләре (фото)
Норма авылында шундый бозлар яуган, укучыбыз фотолары:
-
Түнтәр мәдәният йортында Зәмирәгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Кичә Түнтәр мәдәният йортында Зәмирәгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырылды. Аллага шөкер, концертыбыз бик матур узды, авылдашларыбыз һәм райондашларыбыз чын күңелдән бу изге эштә катнаштылар.
-
“Балтач” ял паркында “Күңелле стартлар” уены гөрләде
5нче сентябрьдә "Балтач" ял паркы бер дә тынып тормады. "Көннең салкынча торуы да куркытмады безне. Балаларыбыз белән бергә паркка килеп, алар өчен көч биреп тордык. Бистәдәге 5 балалар бакчасы арасында "Күңелле стартлар" дигән уеннар булды.
-
Бүләк алу күӊелле (фото)
Районыбызда тормышка ашырыла торган Программаларныӊ күбесе турыдан-туры төзелеш өлкәсенә кагыла. Бу тармакта эшләүчеләрнеӊ профессиональ осталыгы, тырышлыгы кәгазьгә төшерелгән проектларныӊ матур биналар булып күтәрелүендә ачык чагыла.
-
Үзәк хастаханәгә ашыгыч операция ясарга табиб алып кайтучы вертолет каты утырыш ясаган
Бүген көндезге 12 тирәсендә, алдарак хәбәр ителгән, үлем белән тартышучы ханымга, РКБдан ашыгыч операция ясарга кайтучы Казан табибы утырган вертолет - "Робинсон" R-44 каты утырыш ясаган. Бу хәл үзәк хастаханә белән Кече Лызи авылы арасындагы басуда күзәтелә.
-
Памятка о мерах пожарной безопасности в осенне-зимний пожароопасный период
Более 90% пожаров происходит в жилом секторе. Во избежание пожаров в жилых домах необходимо помнить и соблюдать требования пожарной безопасности, а именно:
-
Балтачта “Бала - иң мөһим пассажир” ункөнлеге бара
1еннән алып 10 сентябрьгә кадәр барлык районнарда да "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция уза.
-
Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Балтачыбыз бәйрәм итте
5-6 сентябрь - республика күләмендә Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде. Бу уңайдан Балтачыбыз бәйрәм итте, Табигать-Анабыз да читтә калмады, һәрвакыттагыча яңгырлары белән "куандырды". Кемнән генә сорасаң да, парклар, андагы бәйрәмнәр райондашларыбыз күңеленә хуш килгән.
-
Төшкә кадәр кыздырды да, хәзер туздырмакчы була
Аңламассың бу табигатьне, 30 градуска кадәр кыздырды да, кап-кара болытлары белән туздырды.
-
Штрафыңны вакытында түлә!
Балтач районы буенча Эчке Эшләр Министрлыгыныӊ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә.
-
Үлем белән яшәү арасында
Шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә район үзәк хастаханәсендәге ыгы-зыгыны күреп күп кеше шаккаткандыр: Казаннан көн саен санавиация вертолеты төшеп утыра, врачлар йөгерешә, авыллардагы фельдшерлар, өйдән-өйгә йөреп, кан бирүчеләрне эзлиләр, күпләр бу әйбәт хәл түгел инде, дип фаразлыйлар. Ә алар бу очракта дөреслектән бик ерак түгел.
-
Бистәнең Космонавтлар урамында яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерә (фото)
Балтач бистәсенең Космонавтлар урамында мех фабрикасының ашханәсе каршында канализация торбасы тулып пычрак су урамга ага, сасы исенең беркайчан да беткәне юк. Ул торба тротуардан бер метр ераклыкта гына. Аннан үтеп йөрерлек түгел, сазлык, чүп үләннәре үсеп утыра.
-
Балтачлылар Казан халкына итен, сөтен... сатып кайтты
Әле кырларда урып-җыю эшләре төгәлләнмәгән, инде район авыл хуҗалыгы җәмгыятләре Казан шәһәре халкына үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен илтеп сатты.
-
Бар икән күрәселәр
"Мәҗлесләрне Татарстан аракысы белән генә үткәрергә үгетләмәкчеләр икән, дөресме шул?" дип сорыйлар.
-
“Икмәккә патриотизмны ничек уятырга?”
Районның кулланучылар хокукын яклау комитеты рәисе Гөлназ Сафина шулай дигәч, аптырап киттем. Икмәк бит инде ул!? Иң кадерле, кирәкле ризык! Анадан кала Бөек сүз! Аңа нинди патриотизм тагын.