8 март 2015 яңалыклары
-
Кадерле әниебез ГӨЛСИМӘ МАНСУР кызы ХӘЙРЕТДИНОВАның 8 мартта 60 яшьлек юбилее.
Арбор авылында гомер итүче кадерле әниебез ГӨЛСИМӘ МАНСУР кызы ХӘЙРЕТДИНОВАның 8 мартта 60 яшьлек юбилее.
-
Соснаның солдат егетеннән бәйрәм котлавы.
Исәнмесез, "Хезмәт" редакциясе хезмәткәрләре!!! Сезгә кайнар сәламнәр белән Йошкар-Олада хезмәт итүче Сосна егете Илназ Закиров хат яза. Менә табигатькә кабат яз килде. Мин чын күңелемнән әнием - Рәсимәне, әбием - Хәмидәне, апаларым - Рәзиләне, Нурзиләне, сеңелләрем - Талия белән Азалияне һәм сөйгән ярым - Алинәне, шулай ук барлык әбиләрне, әниләрне...
-
Садыйков Данил «Беренче сыйныф укучысыныӊ мәктәпкә имин килеп җитүенә ярдәм ит!» республика бәйгесе призеры.
Беренче сыйнф укучыларына мәктәп тормышына күнегү, юл хәрәкәте иминлеген үтәү күнекмәләрен арттыру максатыннан республика күләмендә «Беренче сыйныф укучысыныӊ мәктәпкә имин килеп җитүенә ярдәм ит!» дигән конкурс үткәрелде.
-
"Балтач-Агрохимсервис” җәмгыяте призына шахмат ярышлары узды.
"Балтач-Агрохимсервис" җәмгыяте призына узучы шахмат ярышлары укучылар өчен дә, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен дә зур бәйрәмгә әверелә. Чыннан да шушы көннәрдә генә Балтач урта мәктәбе чын шахмат үзәгенә әйләнде.
-
Кадерле - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай.
-
Балтач мәктәбендә Теләче, Кукмара, Саба, Арча, Балтач мөгаллимнәре “Ел укытучысы” бәйгесендә һөнәри осталыкларын күрсәтте.
"Ел укытучысы - 2015" республикакүләм бәйгенең зона этабы Балтач урта мәктәбе базасында үтте.
-
Кибеттә сәер 1 сумлык биреп чыгардылар
"Хөрмәтле редакция! Беркөнне акча янчыгымнан яңа төрле тимер берлек килеп чыкты. Берәр кибеттә сдачага биргәннәрдер дә, карамый-нитми салып куйганмындыр, күрәсең.
-
ЧЫК, КОЯШЫМ, ИРТӘГӘ... (тормыштан алынды)
Шәһәрдә уку йортында укып йөргән Гөлчәчәк, җәйге каникулда туган йортына кайтып кына күренде дә, әнисенең үтенече буенча ике туган апасы яшәгән авылга юл тотты. Үз гайләсе белән яшәп яткан Диния апасы башына яңа гына операция ясаткан һәм авыр эшкә ярамый иде.
-
Райондашыбыз Балтач кызы Гөлназ Галимуллина Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» фильмында төп рольне башкара
«Мир» кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлый. Милли кино прокаты 5 мартта Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» һәм Илдар Ягафаровның «Күктау» картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачыла.
-
Ихлас йөрәктән
Кадерле хатын-кызларыбыз! Ак яулыклы әбиләребез, ягымлы, сабыр әниләребез, назлы, чибәр кызларыбыз!