8 июль 2015 яңалыклары
-
Кадерле әниебез ФИРДӘВЕС ФӘТТАХ кызы ЙОСЫПОВАга 8 июльдә 75 яшь тула
Смәел авылында гомер итүче кадерле әниебез ФИРДӘВЕС ФӘТТАХ кызы ЙОСЫПОВАга 8 июльдә 75 яшь тула.
-
Җансыз түгел, җанлы әле Югары Сәрдек авылы (фото)
Нибары җиде хуҗалыклы Югары Сәрдек авылына барачагыбызны белдереп, биредә яшәүче Камил абыйга шылтыраткан идек, ул үзенең хастаханәгә китәчәген әйтте. Аптырарлык итмәде, "Мин булмасам, Наил бар", дип өстәде. Шушы гап-гади сүзнең эченә нинди тирән мәгънә салынганлыгы авылга барып кайтканнан соң гына аңлашылды.
-
Ор авылыннан Фатыйховлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален өйләренә барып тапшырдылар
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"н билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көннең символы ромашка чәчәге икән.
-
Балтач терлекчеләренең ярты еллык эш нәтиҗәсе
Быелның беренче яртысында иң күп сөтне, гадәттәгечә, «Татарстан» хуҗалыгы җитештерде. Узган ел шушы чордагыдан 34 тоннага артырып, 2473 тонна саудылар.
-
Биктәш авылы Питрау бәйрәменә дәшә
Биктәш авылында Питрау бәйрәменә хәзерлек бара. Быел да ул 12нче июль көнне Көдрәле болынында үтәчәк.
-
Бистәнең “Раиф” мәчетендә балалар өчен җәйге ял чаралары оештырылды
8нче июльдән, ягъни бүгеннән бистәнең "Раиф" мәчетендә үткәреләчәк балалар өчен җәйге ял чараларына гаризалар кабул ителә.
-
Тәүбә – иӊ зур нигьмәт (дәвамы)
(Балтач үзәк мәчетендә сөйләгән вәгазьнеӊ дәвамы. Башы газетабызныӊ 2015 ел 8 апрель санында)
-
Бүген ромашка чәчәге бүләк итсәләр, аптырамагыз
Әгәр бүген Сезгә тормыш иптәшегез ромашка чәчәге бәләк итсә, аптырамагыз! Бүген - "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" бит.
-
Карбызныӊ юлда сатылганга кызыкма
Гадәттә үзебезнеӊ бакчада үскән җиләк-җимешне әйбәтләп юасың да рәхәтләнеп ашыйсың. Тик карбыз белән санлашмыйча булмый. Карбыз сатып алганда аны сайлауның үз кагыйдәләре бар.
-
“Авыл яшьләре” спорт уеннарында без республикада бишенче (фото)
Республика күләмендә ике елга бер тапкыр "Авыл яшьләре" спорт уеннары оештырыла. Тарихка күз салсак, бу ярышлар 1998нче елдан алып, төрле районнарда үткәрелеп килде. 9нчы тапкыр үткәреләгән дәверендә Балтач гел дүртенче яки бишенче урыннарны яулап килде. Быел да сынатмадылар алар...
-
8 нче июль – “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”
Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн 2008нче елдан башлап, һәр ел саен үткәрелә.