9 апрель 2014 яңалыклары
-
Кировта “Хезмәт кешесе елы” булды. Бездә булырмы икән?
2013 ел күрше Киров өлкәсендә Эшмәкәр елы булган икән. Бу хакта, кызыксынып, эзләнеп түгел, очраклы гына белдем.
-
Мин-минлек белән авырма
Еш кына кеше үзенең көч-куәтен, мал-мөлкәтен күреп, Раббысына шөкер итәсе урында масая, үзен башкалардан өстен күрә башлый.
-
Энҗе Закирова
Мин 1950нче елның 24 нче ноябрендә Татарстанның Актаныш районы Зөбәер авылында туганмын. Күрше Пучы авылында урта мәктәпне тәмамладым.
-
Балтач «Романтик» балалар ял итү базасы яӊара
2014 елныӊ кышкы салкыннарына, бураннарына карамыйча, Кече Лызи янында, урман кырыенда гаҗәп сихри матур урында урнашкан районнныӊ «Романтик» балалар ял итү лагеренда төзү, ремонт эшләре башланган иде.
-
Батыр йөрәклеләр бара контракт буенча хезмәткә
- Айдар тагын ялга кайткан. - Әле генә кайтып киткән иде ич. - Армия хезмәтендә дип уйламассың да.
-
Районыбызда матбугатка язылу бара
1 апрельдән газета-журналларга элеккеге бәя белән язылу тәмамланды. 2779 райондашыбыз шушы чорда «Хезмәт»ле булып калды. Өлгерләр отты. Бүгенге көндә газетабызга язылу бәясе - 456 сум.
-
Балтач салым инспекциясендә «Ачык ишекләр» көне
Нинди төр салымнар бар, аларны кайда, ничек түләп була, вакытында түләмәсәң нинди чаралар күрелә, декларация тутыру тәртибе һәм салымнарга кагылышлы башка күп сорауларга җавап аласың килсә, инспекциягә рәхим ит. Биредә 11-12 нче апрель көннәрендә «Ачык ишекләр» көне үткәрелә. Фото: http://gazeta.a42.ru/novokuznetsk/lenta/show/nalogovaya-inspektsiya-otkroet-dveri-dlya-novokuznechan.html
-
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде
Агропромышленность комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен түбәндәге иптәшләргә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде:
-
Бозаулар көр булсын
Буаз сыерлар бозауларга 45-60 көн кала сөттән ташлатылырга тиеш. Ташлатылган сыерларны савыла торганыннан аерырга кирәк. Моның өчен һәр сөтчелек фермасында аерым бозаулату тораклары булырга тиеш.
-
Район хуҗалыкларына сөт җитештерү буенча бурычлар куелды
Район хуҗалыклары сөт җитештерү буенча елны шактый әйбәт башлап җибәрделәр. Республика районнары арасында Балтач беренче өчлектә тора. Быелның беренче кварталында район хуҗалыкларында 14436 тонна сөт җитештерелде.
-
Майда ял итәчәкбезме
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4 майда, шулай ук 9, 10 11 май көннәрендә ял итәчәк.
-
Барысына баш идек! - ди Балтачта яшәүче 90 яшьлек Разыя Әсхәтдинова
- Безнең буын барысын да күрде. Урманын да кисте, окобын да казыды. Хөкүмәтнең нинди авыр эше бар, без шунда булдык инде, - ди Балтачта яшәүче 90 яшьлек Разыя Әсхәтдинова.