9 май 2015 яңалыклары
-
Сизнер авылында Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган тантанага фотокүзәтү.
-
Смәелдә 1нче сыйныф укучылары өчен “Авылымны бизи һәйкәлләр” исемле экскурсия үткәрделәр.
7нче майда Смәел авыл китапханәсе, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, "Авылымны бизи һәйкәлләр" исеме астында беренче сыйныф укучыларын Смәел авылындагы һәйкәлләр белән таныштыру максатыннан экскурсия үткәрде.
-
Балтачта “Балалар гомерен коткарыгыз” дигән акция үтте.
Юл йөрү куркынычсызлыгы атнасы кысаларында бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы "Балалар гомерен коткарыгыз" дигән акция үткәрде.
-
Тыл ветераны Зарипова Кәшифә апа туган көнен Җиңү бәйрәмендә бәйрәм итә
Югары Шубан авылында гомер итүче тыл ветераны Кәшифә Зарипова өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм: аның 89 яшьлек гомер бәйрәме һәм Бөек Җиңү 70 еллыгы.
-
Смәел авылында үткән митингтан фоторепортаж.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән!
9нчы май көнне без Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарыбызны, тылда станок артында, колхозда басу-кырларда көн-төн эшләп Җиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну хисе белән искә алабыз. Аларның тиңдәшсез батырлыклары алдында баш иябез.
-
Бүген Балтачта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр.
Иртәнге сәгатьләрдән үк урамда музыка тавышы яңгырады, радиолардан тыл ветераннары турындагы язмалар тапшырылды, күктән елмаеп кояш карады. Шарлар, чәчәкләр тоткан яше-карты үзәккә агылды.
-
Балтачта Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы гөрләде (фоторепортаж).