9 август 2013 яңалыклары
-
БӘЙРӘМГӘ ДӘШӘБЕЗ
10нчы август, шимбә көнне СМУ каршындагы мәйданда Төзүчеләр бәйрәме үткәрелә. Ул көндезге 10 сәгатьтә башлана. Хөрмәтле райондашлар! Сезне төзүчеләр Сабантуена дәшеп калабыз. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый:
Хөрмәтле төзүчеләр! Менә янә Сезгә карата тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнен каршы алабыз. Төзелеш һәрчак районыбызның социаль-икътисадый тормышында өстенлекле урын тотты. Районыбыз авыллары бүген көннән-көн матурлана икән, моңа, әлбәттә, Сезнең иҗади тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелде. Сез күңел җылысын биреп салган йортларда өй...
-
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин физкультурачылар көне белән котлый
Мөхтәрәм райондашлар! Балтач муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне матур бәйрәм - Физкультурачылар көне белән котлыйм. Районыбыз халкы тырыш хезмәт кую белән бергә гөрләтеп тормыш алып бара, шуңа да яшәү дәрәҗәсе дә замана белән бергә атлый. Менә шул авыр мәшәкатьләр өермәсендә дә матур итеп күңел ачарга һәм спорт...
-
Алар спорт яклы
Балалар бакчаларыннан ук матур башлангыч алган физкультура дәресләре сәламәт шәхес, спортчылар тәрбияләүдә алшарт булып тора. Бу нисбәттән безнең районның балалар бакчалары үрнәк эш методлары белән мактаулылар рәтендә. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Гөлнара Фирдәүс кызы Нотфуллина белдерүенчә, бу юнәлеш бер генә балалар бакчасында да читләтеп үтми. Әмма алар...