9 август 2015 яңалыклары
-
Дөнья чемпионатыныӊ ябылу тантанасы бара
Телеэкраннарда Казанда узган су төрләре спорты буенча Дөнья чемпионатыныӊ ябылу тантанасы бара.
-
Атта йөрү акчалы
Мәйдан әйләнү генә бушлай. Акча эшлим дигәннәргә замана җаен биреп кенә тора.
-
Суганы да, суганы
Быел суган елы булды, күрәсең. Халык бәрәңге бар дип мактанмаса да, суган шәп булды, ишелеп уңды дип горурлана.
-
Гарасат кайтавазы...
Табигатьтә булып узган ураганны хәтерләткән күренешләр саклана әле. Менә бу - Яңа Салавыч авылы Шушма буенда үскән талны да давыл сындырып еккан.
-
- Спасибо, что дали мне почувствовать мою нужность ...
Почитайте, тронуло за душу: "В начале учебного года классная руководительница 6-го класса стояла перед своими бывшими пятиклассниками. Она окинула взглядом своих детей и сказала,что всех их одинаково любит и рада видеть. Это было большой ложью, так как за одной из передних парт, сжавшись в комочек, сидел один мальчик, которого учительница...
-
Уракта темп түбән
Шимбә көнне булган видео җыелышта район башлыгы Рамил Нотфуллин район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең әкрен баруына канәгатьсезлек белдерде.
-
Әнием бул (хикәя)
Ярыйсы гына затлы машина алдында чәчәкләр, тигез итеп киселгән куаклар үсеп утырган зур гына бинаның ишек каршына килеп туктады.
-
Казанда хәзерге көннәрдә Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалы бара
Казанда FICTSChallenge Спорт киносы һәм телевидениесе XXXIII чемпионатының дөнья финалы башланып китте. Моңарчы әлеге чара Италиядә уза торган булган.
-
Яңгуллыларга тиңнәр юк (фото)
Районыбызда бары тик яңгуллылар гына традицияләренә тугры калып, ел да балыкчылар ярышы уздыра. Яңгул авылы халкы элек-электән үзенең бердәм, дус-тату, спорт сөючән булуы белән башка авыллардан аерылып тора. Нинди генә ярыш, концерт, мәдәни чара булмасын - барысында да актив алар.
-
“Ана капиталы”ның киләчәге билгесез...
Гамәлдәге закон нигезендә "Ана капиталы" буенча акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга (аңа кадәр алмаган булсалар) бирелә. Әлеге программа тирәсендә имеш-мимешләр дә шактый.
-
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикли:
Хөрмәтле төзүчеләребез! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
-
Рамил Шараповның кызы туган
Татар эстрадасы юмористы, Рамил Шарапов 7нче августта "В контакте"дагы битенә "Урррааааа мин" ИКЕНЧЕГЭ ЭТИ" булдым!) Матурым бик ЗУР рэхмэт сина Улым хэм Кызым өчен!Аллага шөкер!!! Ура......Ура... Ура", дип язып куйган.
-
Тиздән, бик тиздән бистә үзәгендәге ял паркында эшләр төгәлләнәчәк
Бистә үзәгендә төзекләндерелгән ял паркыннан халык өзелми. Бигрәк тә ял көннәрендә балалар мәйданчыгына әниләр һәм әбиләр кечкенә балаларын уйнарга алып киләләр.