9 декабрь 2012 яңалыклары
-
9 декабрь Геройлар көне
Район хәрби комиссариаты коллективы һәм шәхсән үз исемемнән герой-райондашларыбызның туганнарын, якыннарын ихластан Геройлар көне белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.
-
«Хезмэт»ле өй ямьле була
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барган бу көннәрдә үзебезнең «Хезмәт» газетасы турында фикерләрен сорап, районыбызда аны ел саен яздырып алдыручы кешеләрнең берничәсенә мөрәҗәгать иттек.
-
Утырышта
Күптән түгел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тармак хезмәткәрләренең район һөнәри берләшмә комитеты президиумы утырышы булды.
-
Цифрлы телевидение
Яңа елга кадәр Арча, Теләче, Саба, Кукмара районнары цифрлы телевидение караячак. Әлеге исемлектә безнең Балтач районы да бар.
-
Сорауларга җавап тапмасаң...
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, һәр сишәмбе, иртәнге сәгать сигездән кичке дүрт сәгатькә кадәр халыкны кабул итә.
-
Котлыйбыз!
Рәсәй Федерациясе Президенты Указы нигезендә, агропромышленность комплексында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, «Татарстан» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең директор урынбасары-баш зоотехник Рафис Котдус улы Галимуллин «Рәсәй Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
-
Хокук белгечләре
Ноябрь - Хокук айлыгы уңаеннан, Куныр һәм Нөнәгәр урта мәктәпләре укучылары арасында «Хокук белгечләре» дип исемләнгән конкурс булып узды.
-
Борчылырга кирәкми
«Хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе! Сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, зинһар, тиз көндә аңлатма бирегезче! 21 декабрь - илдә, дөньяда нинди фаҗига көтелә, халыкка зыяны тияме, утлар, сулар, газлар буламы, халыкка нинди саклану чаралары күрергә кирәк. Авыручылар өчен зыяны бармы? Барысына да ачыклык кертеп, аңлатып, тиз арада язып чыксагыз иде....
-
Комиссия эшчәнлеге
Районда хакимият башлыгының карары белән 2010нчы елның 6нчы сентябрендә оешкан «Балтач муниципаль район җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу» буенча комиссия эшләп килә. Узган ел район башлыгының махсус карары белән бу комиссиягә район ветераннар советы һәм профсоюз оешмаларының координацион советы рәисләре, район җәмәгать...
-
Хастаханә эшләп торсын
Олы кеше олы кеше инде. Борынгылар әйтмешли, отыры алга барабыз. Сәламәтлекләр дә көннән-көн начарлана.
-
Хәл итәсе мәсьәлә
Балтач-Норма юлыннан Каенлык урамына борылганда язгы-көзге яңгырлар хасил иткән күлләвек, көннәр салкынайткач, боз белән капланды.
-
Сабыйлар сер бирми
Әй, көтәләр инде бу ярышны малайлар! Урамда очратсалар да сорыйлар, телефоннан шалтыратып та. Ә иң кызыгы шунда - бу ярышларда 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында башлангыч сыйныфларда укучы сабыйларыбыз да көрәшә.
-
ИНФОРМАЦИЯ О МОШЕННИЧЕСТВЕ
Межрайонная инспекция ФНС России №10 по Республике Татарстан сообщает о фактах телефонного мошенничества с использованием имени должностных лиц Управления ФНС России по Республике Татарстан.