10 март 2013 яңалыклары
-
Хөрмәтләп искә алабыз
Кеше китә, эзе кала дигән бөек язучыбыз. Әйе, чыннан да гомер буе халкыңа тугрылыклы хезмәт иткәннән соң, лаеклы ялга киткәч тә мактап, сагынып телгә алырлык хезмәтең калса, яшәү ничек рәхәт һәм күңелле?!
-
Балалар әниләр хакында
Әни дигәч, кемнәрдер әниләре турында яза, ә минем дәү әнием турында язасым килә. Әбием олы хөрмәткә лаеклы кеше. Ул бик әйбәт, кирәк вакытта усал да булып ала, ләкин безне бик ярата. Рашида әбиемне биш бала анасы дип әйтсәң дә була. Чөнки ул үзе өч бала анасы, әле ике оныгын да...
-
Ярдәм көтәбез
«Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Хәйрия» пунктының эшчәнлеге матур гына дәвам итә. Соңгы вакытта карават, урын-җир, кер юу машинасы, телевизор, суыткычларга сорау артты. Шуңа күрә мөмкинчелеге булганнарның матрас, урын-җир комплектлары белән ярдәм итүләре сорала. Белешмәләр өчен телефон: 2-55-05.
-
Искә алабыз
Муса Җәлил туган көнен Карадуганда зурлап билгеләп үттеләр. Мәктәптә, музейда үткәрелгән чаралардан тыш, «Ялкын» журналы редакциясе коллективы белән очрашу булып узды. Очрашу мизгелләре онытылырга да өлгермәде, герой-шагыйрь исемендәге II республикакүләм гамәли конференция тирә-як районнардан М.Җәлил иҗатын сөючеләрне кабат бирегә җыйды. Әлеге вакыйгалар хакында газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз.
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җәмгыятенең терлекчелек бухгалтеры Гөлүсә Хәсән кызы Хәбибуллина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгына лаек булды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан, «Труд» җәмгыяте директоры Рашид Хафиз улы һадиев Балтач муниципаль...
-
Әнием!
Әнием! Әни! Әнкәй! Менә шушы сүздә Күпме назлау, күпме ярату?! Санап китсәң күпме рәхәт чаклар, Мөмкин түгел аны аңлату. Беренче кат тәпи баскан көнне, Беренче кат әйткән сүземне. Кызык итеп искә төшерә дә, Әй, кызым, дип сөя үземне. Мин әнкәйгә һаман сабый кебек. Инде бераз үсеп китсәм дә. Мин әнкәйсез...
-
Сер бирмибез
«Балтач газы» коллективы спортчылары Морквашида үткән XIV кышкы спартакиадада катнашып, зур җиңүләр белән кайтты.
-
Әһәмиятле очрашу
Балтачта ветеринария хезмәтенә кагылышлы зона утырышы булып узды. Соңыннан катнашучылар «Ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылап» дигән спорт бәйрәмендә катнашты.
-
«Фикердәш»ләр җыелды
Норма мәдәният йортында «Фикердәш» клубының чираттагы утырышы булып узды. Биредә узган елгы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә планнар хакында сөйләштеләр.