10 июль 2013 яңалыклары
-
Күңелләр һич тә картаймый (сәхифә)
1нче июль көнне 7 райондашыбыз үзләренең 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтте. Рәсәй Президентының Котлау хатларын тапшыру мизгелләре хакында бүгенге сәхифәбездә бәян итәбез.
-
Шик туса әгәр
Халык арасында йогышлы эчәк авырулары, бигрәк тә энтеровируслы менингитның киң таралуы турында сүз йөри. Шикләнүләргә ачыклык кертү нияте белән район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Фәүзия Вильдановага мөрәҗәгать иттек.
-
Иҗади эзләнү
Үз авылының милли йола бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, киләчәк буынга тапшыру максатыннан, Чепья китапханәчесе Зәлия Зиатдинова «Халкыбызның милли җәүһәрләре» исемле программа буенча башкарган эшләрен «Иҗади эзләнү» республика бәйгесенә тәкъдим итте һәм җиңү яулады.
-
Үзгәрешләр
Район Пенсия фонды идарәсе клиентлар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә. Халыкны кабул итү, аларга хезмәт күрсәтүгә аерым вакыт бүленгән. Газета укучыларыбыз игътибарына графиктагы кайбер үзгәрешләрне җиткерәсе килә. Җомга көнне клиентлар иртәнге сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр кабул ителә. Төшке аштан соң бүлек белгечләре документлар белән эшли. Шуңа күрә идарәгә...
-
Хезмәткә хөрмәт
Озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Ушма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте экскаваторчысы Юрий Кузьмин Матвеев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
-
Белемле дә, һөнәрле дә булды
Чыгарылыш кичәсендә булып кайттым. Лицейда. Бигрәкләр дә күңелле, матур оештырганнар. Кызым Алиянең шушында өч ел укып, аттестат белән бергә белгечлек буенча диплом да алуына сөенеп утырдым.
-
Сакланганны саклармын
ди Ходай. Элек эшләүчеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртуда, эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә профсоюзларның роле зур иде. Бу оешмаларның көчле вакытында эшләгән кешеләр моны әле дә инкарь итмиләр. Ләкин үзгәртеп корулар башлангач, ул күп урында таралды.
-
500 арасында
Ел башында «Созидание» Хәйрия фонды тарафыннан Россия китапханәләре арасында «Укучы Россия» бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә 500гә якын китапханә катнашты.
-
Шигъри тәлгәшләр
һәр яшь иҗатчы каләмен иң элек район газетасында чарлый. Республиканың балалар матбугатында басылуына караганда язмаларын күбрәк «Хезмәт» газетасында күрергә тели. Яшь хәбәрчеләр зур өметләр белән юллаган язмаларның күбесе газета битләрендә урын ала. Ни кызганыч, үз чиратын көтеп ятучылары да аз түгел. Шуңа да бүген без яшь каләм ияләре иҗатына күзәтү...
-
Кайда да үрнәк ул Рәнис!
Без, гадәттә, бүгенге көндә илебезне сакларга теләүче егетләребез юк дәрәҗәсендә, аеруча ир-егетләребездә «үз иленең патриоты» дигән төшенчә бетеп бара дип сөйләнергә яратабыз. Билгеле, беркадәр дөреслек тә бардыр инде бу сүзләрдә.
-
Уракка төшәр алдыннан
Әле кайчан гына язгы чәчүдә эшләүче агрегатларны фотога төшереп йөргән идек, инде менә комбайннар парадында булып кайттык.