11 март 2012 яңалыклары
-
Спорт сөюче Зөлфия
Үзенең ихтыяр көченә ышанып, нык адымнар белән спорт дөньясына кереп киткән Зөлфия берничә ел эчендә Татарстан һәм Рәсәй чемпионы булып танылып, спортчы «йолдыз»га әверелде дә куйды. Спорт белән бер дә шөгыльләнеп үсмәгән килеш, көтмәгәндә үз теләгең белән ярышка чыгып, җиңеп кайту батырлык бит ул!
-
«Сезне көтеп уза гомер»
Исемнәре җырларга салынган почтальоннар юк инде алар дисезме?! Ялгышасыз! Бар алар! Менә бу фоторәсемдәге ханымнарга гына күз салыгыз, үзләре горур, йөзләрендә эшләреннән канәгатьлек чалымнары сизелеп тора. Салавыч авыл җирлегенә кергән авылларга хезмәт күрсәтүче почтальоннар алар. Үзләренең һәркем өчен «сөйкемле сөяк» икәнлекләрен тоеп эшлиләр, хезмәтләреннән тәм, тормышларыннан ямь табып яшиләр.
-
Эшләрегез уң булсын!
Районыбызның «Мехчы» җәмгыяте коллективы узган елны матур күрсәткечләр белән тәмамлап, быелга зур өметләр белән аяк басты.
-
Тормышлары бөтен
«Бөрбаш» җәмгыятендә туган җирнең кадерен, эшнең тәмен тирәнтен аңлаган хезмәткәрләр бик күп.
-
Җан атып
Өйнең яме хатын-кыз белән дибез. Чыннан да, алар һәр көнебезгә яшәү сулышы өрүче, җәмгыятебезне үзләренең тырыш хезмәтләре белән алгы урыннарда тотучы.
-
Чәчәккә күмелгән чак
Чәчәккә күмелгән бакчада мәш килү, бүлмә гөлләре белән серләшеп, аларны тәрбияләү Фаилә апага күңел җылысы, җан рәхәтлеге бүләк итә. Кулы җиңел булгангамы гөлләре дә шаулап үсә.
-
Орда бәйрәм
Шушы көннәрдә Ор балалар бакчасы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.
-
Магнитлы көннәр
Газета укучыларыбыз игътибарына март аенда һава торышындагы кискен үзгәрешләр көтелгән, башка геофизик факторлар йогынты ясаучы көннәрне җиткерәбез: 4 март (20.00 -22.00 сәг.); 7 март (15.00 -17.00 сәг.); 11 март (11 00-13.00 сәг.); 15 март (17.00 -19.00 сәг.); 22 март (16.00 - 18.00 сәг.); 25 март (11.00- 13.00 сәг.); 29 март...
-
Бәйрәм котлавы
Исәнмесез, минем иң якын кешеләрем! Буш вакытым булу белән сезгә хат язарга булдым.
-
Тәбриклибез
Авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп җитештерүне тәэмин итүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыкларына лаек булдылар: - Зөлфәт Гарифҗан улы Хәкимов - «Татарстан» җәмгыяте тракторчысы; - Раушан Равил улы Габделхаков -«Татарстан» җәмгыяте шоферы; - Җәмил Камил улы Шакирҗанов - «Татарстан» җәмгыятенең...
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Балтачагрохим-сервис» ачык акционерлык җәмгыяте тракторчысы Рамазанов Илдар Гафур улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Һәр өлкәнең үз уңганы
Алар «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона ярышында катнаштылар, һәм нәкъ менә алар 2 март көнне башкаланың «Пирамида» күңел ачу үзәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды.