11 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ачы булса да ярый
Күп кешедә миләш агачлары үсә. Күбрәк матурлык өчен утыртабыз, җиләкләре бик ачы, ашый торган түгел, диләр. Ә менә Нормада яшәүче Сәрия апа әрәм итмим, компот ябам, ди.
-
Өлкәннәребезгә булган хөрмәт ел әйләнәсе дәвам итә
Халыкара Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан, ункөнлек барышында, 9 октябрь көнне социаль яклау бүлегендә олы яшьтәгеләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтелде. Килгән һәр кеше кызыксындырган сорауларына җавап тапты.
-
Сәнгать мәктәбенең ике укучысы Халыкара бәйгедән җиңү белән кайтты
Сәнгать мәктәбенең коридордагы шкафы конкурсларда җиңеп алган грамоталар, Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән инде тулган. Әле һаман бәйгеләрдә катнашалар, барган саен уңышлы чыгыш ясыйлар. Болайрак булса, тагын бер шкаф кирәк булмагае.
-
Ишеттеләр, күрделәр
Бистәнең Нариман урамына таба юнәлгән әлеге борылыш үтеп-китеп йөрүче җәяүлеләр өчен бик куркыныч иде, шоферлар да зарланды.
-
Гөрләп узды ярминкәләр Балтачта
Шимбә көнне Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында олылар көннәренә багышлап зур ярминкәләр үткәрелде.
-
"Россия 1" каналында Чаллы фонтанында геройларча һәлак булган Данилны искә алдылар
"Россия 1" телеканалы ташыруында 9 октябрь көнне сүз үз гомерләрен аямыйча башкаларны үлемнән коткаручы кешеләр турында барды. Ташыруда Чаллыдан килгән Садыковлар гаиләсе дә катнашты.
-
Кайбычтан хат
Кайбыч районында яшәүче, "Кайбыч таңнары" редакторы, дустым, коллегамнан смс-хат килеп төште. Бу көннәрдә ул "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы делегациясе составында безнең районга - Балтачка килгән иде.
-
Менә сиңа ярминкә!?
Ярминкә булдымы ул, булмадымы, дип сорыйлар үпкәләгәндәй. Иртәнге сәгать 9да килсәк, сату тәмам, инде җыелып яталар, ди ит алырга өметләнеп йөргән яшь гаиләнең хәләл җефете.
-
Эшләсәң, бар да була
Нариман урамының 2нче номерлы бакча каршына машина куя алмыйча тилмерүнең чигенә җиткән әти-әниләр бүген исә сөенеп бетә алмыйлар.