12 апрель 2013 яңалыклары
-
Балаларга бирелүче сөт ризыклары
"Балаларга бирелүче сөт ризыкларын элегрәк район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге машинасы авылга кайтара иде. Аннан соң җирле үзидарә хезмәткәрләре алып кайта башлады. Ә хәзер алар бу эшне үзебезгә йөкләде. Калган авылларда ничек микән? Авыл җирлеге хезмәткәрләренең сөт ризыкларын үзебезгә алып кайтырга кушуы законлы эшме? Юкса, һәркемнең дә үз машинасы...
-
“Булдырдылар! Тырышканнар! Афәрин!”
Бу сүзләр барысы да Смәел мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителгән башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә тагы ни җитми» комедиясендә уйнаган авылдашларыбыз адресына әйтелде. Дөрестән дә, искиткеч тамаша булды ул. Авыл халкын шәһәр театры артистлары соңгы елларда бик куандырмый. Ә менә үзебезнең үзешчәннәрнең чын күңел биреп уйнаулары, өздереп чабата биюләре,...
-
Кая барганың билгеле
РФ хөкүмәтенең 10.09.2009 елгы 720нче номерлы карары буенча пассажир һәм йөк ташуда кулланылучы кайбер транспорт тахограф (шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара) белән тәэмин ителергә тиеш. Мондый техник чаралар урнаштыру тәртибе Рәсәй Транспорт министрлыгының 13.02.2013 елгы 36нчы номерлы приказында күрсәтелә. Тахографлар түбәндәге очракта куела: - максималь авырлыгы...
-
Төнге рейд
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе оештырган чираттагы рейдта катнашырга туры килде. Төп максат: бала-чага төнлә йөрмиме, кафеларда, аракы-сыра сатыла торган кибетләр янында күренмиләрме, сугышып, тәртип бозучылар юкмы? Әнә шуларны ачыклау, кисәтү, кирәк икән чара күрү. Район газ хуҗалыгы янәшәсендәге «Минутка» кафесында тыныч иде, инде бикләргә...
-
Кошларны каршыладык... Карадуганда
Районыбызда «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән кошларны каршы алу матур бер традициягә әйләнде. Аның елның-елында «Парклар маршы» акциясе кысаларында уздырылуы эшне тагын да җанландырып җибәрә. Мәктәпләребездә укучылар мәш килеп сыерчык оялары ясый башлыйлар. Аларга мәктәптә нәтиҗә ясап, иң матурларын, иң лаеклыларын район конкурсына тәкъдим итәләр. Ә менә районга килгән сыерчык...
-
Шаулый урманнар
Горур, төз чыршы полосаларына сыенып, яшеллеккә күмелеп утырган Куныр авылында гаҗәеп ачык күңелле, табигать җанлы кешеләр яши. Мин, әнә шундый кунырлыларның берсе - хаҗи, 37 ел туган авылы хуҗалыгында җитәкчелек иткән һәм иң мөһиме, уңайсыз җирләрдә йөзәрләгән гектарда урманнар утырткан Хәмит ага Гәрәевның хезмәте хакында язарга телим. Җир сулышын тоеп,...
-
Чисталык икеайлыгы
15 апрельдән 15 июньгә кадәр территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында ТР Министрлар Кабинеты боерыгын үтәп район башкарма комитеты җитәкчесе карар кабул итте. Ике айлыкны нәтиҗәле үткәрү өчен эш планы төзелеп аны үтәүне контрольгә алу махсус штабка йөкләнде. Ул үзенең эшчәнлеген хуҗалыклар, җирле үзидарә, районның җаваплы оешмалары җитәкчеләре белән...
-
Куркыныч зур
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәглүматлар буенча безнең Балтач су басу куркынычы зур булган районнар исемлегенә кергән.
-
Контракт буенча
Район хәрби комиссариаты запастагы гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Белешмәләр өчен телефон: 2-46-41. (Иртәнге 8дән кичке 17 сәгатъкә кадәр мөрәҗәгать итәргә була). Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Сочи көтә
Республиканың «Төнге хоккей лигасы» уеннары төгәлләнде. Безнең Балтач ветераннар командасы финалда уйнап, профессионал уенчылардан торган Казан командасына беренче һәм икенче уенда 7:2, 6:1 исәпләренә җиңелеп, Татарстанда икенче урынны яулады һәм... Сочи каласында үтәчәк Бөтенрәсәй финал уеннарында катнашу хокукына ия булды. Хоккейчыларыбызга уңышлар телик. Фото интернет челтәреннән алынды.
-
Алданмагыз
Бүгенге көндә базарларда, сату нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш орлыклары сатыла. Бу очракта нишләргә, ничек ялгышмыйча орлыкны сайлап алырга?