12 июнь 2016 яңалыклары
-
Салавычта булган тантана күңелләрдә озак сакланыр
12 июнь - Рәсәй көне районыбыз тарихы битләренә Иске Салавыч авылында спорт һәм уен мәйданчыгы ачылуы белән кереп калыр.
-
Әйтергә микән, әйтмәскә микән...
Бу яктырткыч инде биииик күптәннән шулай асылынып тора. Ул тирәдә яшәүчеләр турайтып куярга кызыга-кызыгуын, әмма ярамый дигәнне беләләр.
-
Балтач бистәсендә яшәүче бердәм гаилә
Гел фотога төшерәсең, аерым бер мактап та язмыйсың, ди Роза апа Салавыч Сабантуенда күргәч. Үпкәләми, уйнап сөйләшә, белә бит ул бушка реклама ясап булмаганны.
-
Ирләр юк бит ул хәзер ...
Бистәнең "Нур" кибете янындагы бу баскычтан бала утыргычы этеп тәүге генә менүем түгел. Менеп җитәрәк, тәгәрмәчләр эләгә дә кала, алдан берәрсе колясканы, я велосипедны тартырга булышмаса, кирегә төшәргә туры килә.
-
Балтач Сабантуена иң беренче кемнәр килә?
Әлбәттә, сәүдәгәрләр. Иртә таңнан килеп, урын алып, корасын корып, тезәсен тезеп куялар.
-
Җирләре кечкенә, әмма гөл генә (фото)
Бистәдәге күпфатирлы йортлар яныннан үткәндә бакчаларына күз төшә.
-
Тупыл мамыгы аллегия бирә (фото)
Аллергиядән интегүчеләр өчен авыр чор башланды - табигатьтә тупыл мамыгы "котыра".
-
Балтач Сабантуе мизгелләре онытылмый (фото)
Шул ук вакытта үпкәләре дә... Шушының кадәр бала уеннарның койрыгына эләксә, нәкъ менә шуның хәтлесе, бүләкләр бетү сәбәпле, уенның тәмен дә тоя алмый калды.
-
Балтачның ямьле табигать кочагы (+фоторепортаж)
Балтач бистәсенең өске урамында салынган йортларның урам башында агачлыклар бар. Көннәрдән беркөнне ул агачлыкларны үзем дә барып күрдем һәм биредәге табигатьнең гүзәллегенә таң калдым.
-
Теркәмәгән аракы калмасын
Бүгенге көндә Балтач бистәсендә урнашкан 20 сәүдә ноктасының 7 се генә ЕГАИС системасында көндәлек саткан алкоголь продукциясен теркәп бара.
-
Рәшит Сафин – асылташыбыз иде (дәвамы)
… Ишле балалы гаиләдә үсә ул: өч малай, дүрт кыз арасында дүртенчесе. Рәшит кечкенәдән үк тырыш, сәләтле, белемгә омтылучан була.
-
Әллә доллар төшә, әллә рубль (фото)
Район үзәгендә урнашкан «Сбербанк» янында куелган белдерүне күргәч, нәкъ менә шулай, әллә доллар төшә, әллә рубль төшкәнме, дип уйлыйсыӊ.
-
Бәйрәм "Төзүчеләр" урамында да булды (фото)
Бүген шулай ук "Төзүчеләр" микрорайонының спорт мәйданчыгында да, "Рәсәй көне" кысаларында, балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм оештырылды.
-
Бәйрәмнән балалар канәгать калды (фото)
12 июнь - Рәсәй көненә багышлап, "Балтач" үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узды.
-
12 июнь – Рәсәй көне
Хөрмәтле райондашлар! Һәрбарчагызны да Рәсәй көне белән ихластан тәбрик итәм!