13 март 2016 яңалыклары
-
«Наз»да күңелле, гел концерт карыйлар
Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү үзәгенә мәктәп коллективларының, мәдәният йорты хезмәткәрләренең килеп концерт куюлары инде традициягә әверелде. Бу көннәрдә Кенә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары килеп концерт куйды.
-
Матурлыкка күз төшә
Төзекне төзек дисең, матурлыкка күз бик тиз төшә. "Балтач газы" оешмасының авылдагы бүлек объектлары һәрчак күз уңында тора, буялган, төзекләндерелгән, әйләнә-тирәсе чиста.
-
Туганыбыз ГӨЛНУР ХУҖИӘХМӘТ кызы МӘННАПОВАның 13 мартта 60 яшьлек гомер бәйрәме
Балтачта яшәүче туганыбыз ГӨЛНУР ХУҖИӘХМӘТ кызы МӘННАПОВАның 13 мартта 60 яшьлек гомер бәйрәме.
-
Сикертмәле юллар башланды
Ремонтланмаган авыл урамнарыннан йөрүләр кыенлаша башлады, чөни кар эри, бозык юллар тагын да начарлана.
-
Йокламас ул, уяныр... (фото)
Әле Шушма тын гына йоклый. Озак йокламас инде ул, уяныр. Ярларына бәргәләнеп бозлар агар, язгы ташу болыннарга җәелер.
-
Удмурт дуслар кыздырып та күрсәтте, сәхнәне ут иттеләр (фото)
Кичә кич белән район Мәдәният үзәгендә районыбыз удмуртларының "Лул Гур-Мелодия души-Күңел җыры" дигән Удмурт мәдәнияте фестивале булып узды.
-
Уйнап-көлеп кышны озаттык
Кичә төштән соң Балтач Кыш бабайны озатты, чибәр Яз кызын каршы алды. Мәҗбүр итмәсәләр монда беркем дә чыкмас иде инде, дип, мәйданга килгән шәпкә сөйләнгән халык соңрак үзе үк бер уеннан икенчесенә йөгереп кенә йөри башлады.
-
Пыжмара мәктәбендә мастер-класслар узган (фото)
11нче март көнне, Пыжмара төп белем мәктәбендә "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары: ана теле дәресләрендә метапредмет нәтиҗәләр" темасы астында районның татар теле укытучылары өчен семинар булып узды.
-
Аерылышырга гаризаны элек хатын-кыз китерсә, хәзер ирләр китерә
Аерылышалар. 10 ел, 15 ел, 20 ел торганнары да, язылышып әле генә яши башлаганнары да. Элек хатын-кызлар күбрәк гариза күтәреп килсә, хәзер ир-атлар хатыннарына түзә алмыйча гариза белән киләләр.
-
Биеп җиңеп кайталар
Малмыж, Нократ Аланы якларында төрле иҗади, сәнгать бәйгеләрендә үзешчән райондашларыбыз бик теләп катнаша.