Балтач районының төньяк хуҗалыкларында
«Кама» хуҗалыгында янәшә ике басуда 5 комбайн эшли. 4се арпа суктыра. Комбайнчы Хаммат Низаметдинов, Рәдис Галиәхмәтов, Рамил Хөсәенов, Расих Хәсәнов эшләп киткән участоклардан гаеп тапмадык. Бөртек камылга чыкмый, чәчелгәне юк. Хәбир Мөхәрләмов янәшәдәге басуда солы суктыра. Үз данына, үз абруена тап төшерми, чиста, намуслы эшли. Комбайннардан ашлык ташый торган машиналарның...