13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Балтачка янә төлкеләр ияләште
Соңгы көннәрдә алар Кариле һәм Сосна авыллары, Балтач бистәсе янәшәсендә күренде. Кариле тау башындагы агачлыкларга кереп киткәнен берничә тапкыр үземә дә күрергә туры килде.
-
Балтачта ябылган кибетләр яңадан ачыла
Кризис дигәннәре бетә башладымы шунда, ябылган кибетләр яңадан ачыла.
-
Зәйтүнә әби Сәгъзетдинованы 95 яшьлеге белән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин котлады (фото)
Нөнәгәр җирлегендә яшәүче Зәйтүнә әби Сәгъзетдиновага 11 сентябрьдә 95 яшь тулды
-
Балтач ФАПларында «заманча» йозак (фото)
Бу ФАП районыбызның бер авылында урнашкан. Әлеге авылдан шалтырату булгач, аның дөреслеген тикшерү максатыннан шунда юл алдык.
-
Кенәбаш мәчетеннән нур бөркелә (+фоторепортаж)
Узгандагы мәчет бинасы белән бүгенгесен чагыштырсаң чыннан да шулай дип әйтерлек. Ике гает арасында башланган төзекләндерү эшләре тәмамланып, кичә, ягъни Корбан гаете көнне Кенәбаш мәчетенең ачылу тантанасы булды.
-
Балтач мәктәбе укучылары сәламәт яши, игелек кыла (+фоторепортаж)
9 сентябрь көнне "Яшь гвардия" активистлары волонтерлар белән берлектә "Терроризм - зло человечества" дигән акциядә катнашты.
-
Чутайда революциягә кадәрге ташпулатлар саклана (фото)
Бу кызыл кирпечтән салынган келәт Бөек Октябрь революциясенә кадәр салынган һәм бүгенге көнгә кадәр хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтә.
-
Бүген – Чәчтарашлар, ягъни парикмахерларның һөнәри бәйрәмнәре
13 сентябрь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен безгә гүзәллек, матурлык һәм оригинальлек бүләк итүчеләр билгеләп үтә.
-
Бераз гына акылы булган, үзен аз гына хөрмәт иткән кеше көтүче була димени?!
Бүген авылда (безнең якларда) көтүче табам димә. Күрше Биктәш авылында шул сәбәпле, инде ике ел, шәхси хуҗалык сыерлары җәйге иркенлектән мәхрүм. Күмәк хуҗалыкның тана көтүе дә, нәкъ менә юньле көтүчегә кинәнә алмаганга, ике ел инде болыннарны иңләми.
-
Кризис чорындагы тотрыклылык – Татарстанның икътисадый үрнәге
Татарстанда кризис шартларында да икътисадның тотрыклы һәм динамикалы үсеше күзәтелә. Рәсәйдәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан 2030 нчы планлы чорга куелган социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә максатчан рәвештә ирешә бара. Әлеге стратегия кысаларында республикабыз территориясендә куәтле икътисадый зоналар төзелә, читтән инвестицияләр кертелә, IT технологияләргә нигезләнгән Иннополислар ачыла.
-
Балтач үзәк мәчетендә узган Корбан гаете бәйрәменнән фоторепортаж
-
Өйдә ягабыз, ә бакчада юк
«Өйләребездә әллә кайчаннан җылыда утырабыз, әмма кечкенә балакайларыбыз йөргән бакчаларда салкын, алар бит анда 8 сәгать вакытларны уздыралар. Кечкенә балалар, кайбер вакытта «асларына йөриләр», ә мондый салкын биналарда утырганда, бигрәк тә.