13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Балтачта сулыклардагы ясалма кичүләргә тыюлар куелачак
Актаныш районының Бүләк авылы янындагы сулыкта УАЗ машинасы батып, җиде егет үлде. Берсенә нибары 18 яшь булган. Тикшерү фаразлары буенча УАЗ машинасы йөртүчесе бөя аша чыкканда идарәне югалта.
-
Сосна авылында гомер итүче НАИЛӘ ГАБДЕЛФӘРТ кызы СИТДЫЙКОВАның 13 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, борчуларсыз, кайгыларсыз, бәрәкәтле, мул тормыш телибез.
-
«Кызыл юл» хуҗалыгының «Пицца» кушаматлы сыеры Мәскәүдән Алтын медаль яулап кайтты
Узган ел Мәскәүдә ВДНХда үткән «Алтын көз - 2014» конкурсында «Кызыл юл» хуҗалыгының ике сыеры катнашкан иде. Берсе аннан көмеш медаль белән кайтты. Быелгы конкурска Татарстан данын яклап, «Кызыл юл»лылар тагын ике сыер алып барды.
-
Алтын көзнең бриллиант юбилярлары
7 октябрь көнне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Гөлҗиһан һәм Нәкыйп Хуҗин, Фәүзия һәм Гарифулла Габдрахмановлар бриллиант туйлары белән котладылар.
-
Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме туган җиребезгә кайтып җитте
Изге сәфәргә чыкканнар, барлык хаҗ гыйбадәтләрен үтәп, исән-сау өйләренә әйләнеп кайттылар.
-
Район укытучыларының жәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре (фото)
Балтач спорткомплексында укытучыларның жәйге Спартакиадасы булып узды дип хәбәр иткән идек инде. Ярышларда 22 команда үзара көч сынашты.
-
Әниебез Гөлнур Гайнан кызы Әминованың 13 октябрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме
Чутай авылында яшәүче әниебез Гөлнур Гайнан кызы Әминованың 13 октябрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
-
Балтачта «Яңа гасыр» телевидениесы һәм «Болгар» радиосы эшчәнлеге туктатыла
14 октябрьдә ремонт эшләре алып бару сәбәпле, иртәнге сәгать 3.00дән 14.00гә кадәр «Яңа гасыр» телевидениесы һәм «Болгар» радиосы эшчәнлеге туктатылып торачак.
-
Улисьялда ферма төзелә (фото)
Районыбызныӊ бердәнбер мари халкы яшәгән Улисьял авылында бәйсез рәвештә асралырга мөмкинлек бирүче 200 баш мөгезле эре терлеккә хисапланган яӊа ферма сафка басачак.
-
Гыйбрәт булсын: эчүчелек 40 көнлек сабыйны кыргыйларча үтерүгә китергән
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә.
-
Районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгына җыйналдылар
Әлеге генә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренеӊ бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән билгеләп үттеләр . Әмма бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларныӊ чишелеше һәрбер тармакта хезмәт куючылардан даими һәм максатчан эш тәлап итә.
-
Ватанга хезмәт күрсәтү – халкыма хезмәт итү
10 октябрь көнне башкаланың Культово-мемориаль комплексы янында, Казан юридик институтының 70тән артык беренче курс курсанты "Ватанга хезмәт күрсәтү - халкыма хезмәт итү" дигән вәгъдәләр биреп, ант кабул итте.
-
14 яшьлек 2 кыз югалган
Лениногорск шәһәрендә 14 яшьлек Кристина Ермолаеваны һәм Диана Әхмәтҗанованы эзлиләр.
-
“Кама” җәмгыяте уңганнарын бәйрәмнәре белән Хәния Фәрхи котлады
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен районыбызның «Кама» кооперативы хезмәткәрләре Шеңшеңәрдәге кафеда билгеләп үттеләр.