13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Вакыт, тукта!
Озын кара чәчләремне Сүтеп, сибәм җилләргә. Вакыт сузам Өмет белән Үткәннәрне җирләргә. Болытларга ияреп китсәм, Сезне табармын кебек. Менә-җаным. Бераз керле... Сәгать итеп, куй элеп! Акрын гына, Тамчы. Тамчы. Келәм җәй асларына! Кайтмаска дип, Үткән көннең Хатирәләре тама. Еллар үтәр - Соңгы тамчы. Мин - башка. Бу - мин түгел....
-
АСИЯ ШӘЙДУЛЛА кызы ГАЛИМУЛЛИНАга 13 ноябрьдә 50 яшь тула
Норма авылында яшәүче АСИЯ ШӘЙДУЛЛА кызы ГАЛИМУЛЛИНАга 13 ноябрьдә 50 яшь тула.
-
Кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ ГАБДЕЛБӘР кызы РАМАЗАНОВАның 13 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее
Түнтәр авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ ГАБДЕЛБӘР кызы РАМАЗАНОВАның 13 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.
-
Эше яхшы, йөзе якты хат ташучы Рәсимәбезнең
Интернет заманында яшәсәк тә хат ташучы һөнәре үз актуальлеген югалтмый. Аны һәр йортта көтеп алалар. Авылдашыбыз Рәсимә Йосыпова - менә шундый көтеп алынучы һөнәр ияләренең берсе.
-
“Татарстан” хуҗалыгы – Татарстанга үрнәк
Балтач районының "Татарстан" хуҗалыгы республиканың аеруча алдынгы агросәнәгать комплексларының берсе.
-
Балтач үзәк китапханәсендә сукырлар өчен журналлар бар
Район үзәк китапханәсенә сукырлар өчен махсус басылучы ай саен рус телендә "Наша жизнь", "Литературное чтение" журналлары килеп тора. Кызыксынучылар алып укыйлар, авыл китапханәләреннән сорату мөмкинлеге дә бар.
-
Балтач егетләрен армиягә озата
Бүген район хәрби комиссариатында көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.
-
Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара
"Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара..." дип, кушылып җырлыйсыгыз килсә, 14 ноябрь - шимбә көнне, кичке сәгать 19.00дә, район мәдәният үзәгенә Кукмара районы үзешчәннәренең концертына килегез.
-
Балтачка күрше районнар инженерлары килде (фото)
Бүген игенче-механизаторлар алдында мөһим бурыч - авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның язгы кыр эшләренә әзерләү тора. Моңа Балтач районы хуҗалыклары җитди тотынганнар.
-
«Наз»да ял иттек
"Наз" дигән ял йортына Килдек дәваланырга. Безне каршы алдылар Бүлмәләргә салдылар. Иртәгесен табиблар Билгеләде дәвалар. Өйрәтте безгә Марс Сихәтле физкультураны. Режим белән ашаттылар Иң тәмле ризыкларны. Ашагач чыгып ятабыз Ял итеп корсакларны. Рәхмәт барысына да Медсестра, врачына. Пешерүче поварларга, Җыештыручы апаларга. Алла боерса, тагын Чакырсалар килербез. Ә хәзергә хушыгыз, Исән-имин...
-
Бүген Халыкара сукырлар көне
Дөньяның барлык илләрендә 13нче ноябрьне Халыкара сукырлар көне дип билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар.
-
Бүген татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды
13-14 ноябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда ир-егетләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак.
-
Ольга Мироновна этномәдәният эшчәнлеге буенча иң яхшы программа авторы
Удмуртиядә "Мәгариф өлкәсендә төбәк этножурналистикасы: үсеш перспективалары һәм бүгенге торышы" дигән төбәкара форум үтте.
-
Ура! Маршрут автобусы йөри башлады!
Бүген "Норма-Лызи" маршруты йөри башлады.
-
40 көнлек баласын үтергән вәхши хөкем ителде
Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды.