14 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Саннар
Узган 2012нче елда 271 пар гаилә корган. 2011нче елда исә аларның саны 299 тәшкил итә. * * * Ни кызганыч, үткән ел 70 гаилә таркалган, ә 2011нче елда 75 пар аерылышкан. * * * 437 сабый дөньяга аваз салган. Аннан алдагы елда 447 бала туган булган. * * * Бүгенге...
-
Изгелекнең бөек ачышы
Иң кадерле, бердәнберебез, Якты йөзле, иркә куллы әниебез! Гөлчәчәктәй куеның тулы - балаларың, Гомер биргән чәчкәләрең бит без! Син фәрештә, канатыңа алып Безне һәрчак яклый киләсең. Язмыш бураннары тузгыганда Аяз көннәр тудыра беләсең. Авырлыклар килсә, калкан булып Яклау табып каршы чыгасың. Шатлык килсә, сөенә беләсең, Аллаһыга шөкер кыласың. Болыт кебек...
-
Гаилә нигезең ныкмы?
Кулымда Җәлил хәзрәт Фазлыевның 2011нче елда дөнья күргән «Гомер баскычлары» дигән китабы. Биредә ничә яшьтә гаилә корырга кирәк, нәрсә ул ярату, гаиләңне бөтен һәм бәхетле итү өчен нәрсәләрдән тыелырга, ә нәрсәләргә өстенлек бирергә кирәклеге тәфсилләп язылган. Болар турында беләбез кебек, әмма кабат искә төшерү бер дә артык булмас. Сезнең игътибарга...
-
Ап-ак карга басып Алсу килә
Тырыш һәм намуслы, максатчан һәм үтә дә тәвәккәл Алсу Гарифҗановага бик күпләрнең сокланганын, гаҗәпләнгәнен беләм. Күптән түгел миңа да аның белән якыннан танышу насыйп булды.
-
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык
Гаилә, дөресрәге тату гаилә кору һәм аны саклау - тормышта иң мөһиме. Кайгы килсә, аларны бергәләп җиңү, шатлык булса, бергәләп уртаклашу гаиләне ныклы, бердәм, тату итә.