14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бәяләр “тешли”
Быел җылылык, газ, су, электр энергиясенә бәяләр июль аеннан уртача 4 процентка артыр дип көтелә.
-
Тәбрис Фәхретдиновның иҗат җимешләре
Гармунчы дуска Урыны аның хәзер өй түрендә Иң матур һәм затлы урында. Дускайларым, бүген әйтер сүзем Гармунчы һәм гармун турында. Кичләр җиткәч чибәр генә егет Ак шарфын урап муенга. Иңбашына тальян гармун асып, Чыга иде кичке уенга. Сыздырыплар уйный иде, егет, Җыела иде дуслар, һәр яклап. Ил чигендә хезмәт иткәндә...
-
Ленар Яшен йөргән кызы белән аерылган?
Райондашыбыз, Салавыч егете, яшь җырчы Ленар Яшен очрашып йөргән кызы белән аерылышкан.
-
МИЛӘҮШӘ МӘЛИК кызы ШӘЙХЕТДИНОВАның 50 яшьлек юбилее
Нөнәгәр авылында яшәүче МИЛӘҮШӘ МӘЛИК кызы ШӘЙХЕТДИНОВАның күптән түгел 50 яшьлек юбилее үтте.
-
Чаңгычыларыбыз берьюлы ике кубок яулап кайтты
Республикабызда укучыларның кышкы Спартакиадасының зона ярышлары оешкан төстә башланып китте.
-
Һава торышы начарлану сәбәпле, балаларны массакүләм каядыр алып бару тыела
Татарстан территориясендә һава шартлары начарлану белән бәйле рәвештә укучыларны һәм спортчыларны каядыр алып чыгуны тыю турында карар кабул ителде.
-
СВЕТЛАНА ИВАНОВНА ЕГОРОВАның 14 гыйнварда 50 яшьлек юбилее
Дорга авылында яшәүче СВЕТЛАНА ИВАНОВНА ЕГОРОВАның 14 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
-
Татарстанда ведомствоара оператив штаб эшли
Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эшли башлады.
-
Шәхси-ярдәмче хуҗалыларга 200 млн сумлык ярдәм
2016 елда шәхси-ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен Татарстан бюджетыннан 200 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
-
Машинада балаларны йөртү турында
Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә.
-
"Яңа ел вакыйгасы" өлкәннәребез күңеленә хуш килде
Кичә 13 гыйнварда үзәк чыршы янында җырлап, биеп, күңел ачып, искечә Яңа елны бәйрәм иттек. Ә бүген инде - 14 гыйнвар көнне, әйтерсең лә, яңа елны башладык. Бүген көндез район мәдәният үзәгендә "Яңа ел вакыйгасы" дип исемләнгән театраль-тамаша булды.
-
Соснада “Язылмаган законнар”
Балтач урта мәктәбе коллективы Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" спектаклен Сосна авылы тамашачысына тәкъдим итә.
-
2016 ел – Пассажир елы?
"Россия тимер юллары" җәмгыяте тарафыннан 2016 ел Пассажир елы дип игълан ителде.
-
Ялган аракы сатучыны “Халык контроле”нә хәбәр ит һәм бүләк ал
Балтачта ялган аракы белән сату итүчеләрне "Халык контроле"нә хәбәр итсәң, бүләк бирәләр.
-
Ут – дус та, дошман да …
Ни кызганыч, яңа елны янгыннар белән башладык. 1 гыйнвар көнне үк Балтач бистәсендә гараж янды. 10сы ут телләре Чутай авылында яшәүче Асия ханымның абзарын камап алды. 12сендә исә Курамьял авылында бик көчле янгын хуҗаларны йортсыз, каралты-курасыз калдырды.