14 август 2015 яңалыклары
-
Яшьләрне кайгыртып
Бүген район прокуратурасының утырышлар залында эшче группаның чираттагы утырышы булды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм тәртип бозуларны булдырмау, тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшенде.
-
Районда 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы үткәрелә
Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана. Юлларда, урамнарда балалар саны артачак. «Җәяүлеләр сукмагы»н үткәндә транспорт чараларын йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк.
-
Avito белдерүләр сайты түләүлегә әйләнә
18 августтан Avito белдерүләр сайтының "Буш эш урыннары" бүлеге түләүлегә әйләнә. Бу хакта "Avito эш" проекты җитәкчесе Владимир Корицкий җиткергән.
-
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясендә Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты (фото)
Бүген район үзәгендә иртәдән музыка яңгыраттылар. Мәдәният үзәге мәйданында оештырылган мәктәпкә хәзерлек ярминкәсендә әкренләп сәүдә башланды.
-
Яңгул авылында спорт мәйданчыгы ачылу тантанасына бөтен авыл җыелган иде (фото)
Яңгулда 13нче августта тантаналы төстә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу Республика Президенты программасы нигезендә районыбыз җирлегендә төзелгән җиденче мәйданчык.
-
Июль аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен халыкка 25 миллион 300 мең сумнан артык акча түләнде
Июль аенда шәхси хуҗалыклардан 1704 тонна сөт җыйнап тапшырылды. Моның өчен халыкка 25 миллион 300 мең сумнан артык акча таратылды. Узган ел бу айда сөтнең 1 килогаммы 14 сум 79 тиеннән алынган булса, быел 7 тиенгә кыйммәтрәк булды.
-
Бүген Алексей Морозов соңгы тапкыр бозга чыгачак
Легендар хоккейчы Алексей Морозов - "Ак Барс" хоккей клубы тарихында якты эз калдырган уенчыларның берсе.
-
Чулпан Габделганиева: “Рәхмәт сиңа, кадерле укытучым”
Мәктәп еллары артта калса да, ерак офыкларга ал нур булып сузылган хатирәләр күңелгә яктылык өсти. Мин мәктәп формасында, ак алъяпкычымны киеп,тәрәзәдән күзне дә алмый, ашкынып укытучы апамның килгәнен күзәтәм. Әнә ул гүзәл укытучым.
-
Яңгырлар әйләнеп кайта бугай
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итүенчә, якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк.
-
Аӊламассыӊ бу адәм баласын – үз өен үзе ут төртеп яндырган
Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр кергән.
-
Бистәнең Нариман урамындагы тагын бер яңалык – парк янәшәсендә тротуар ясалды
Тротуар заманча итеп, брусчатка түшәлеп эшләнде. Тик әлегә ул бик кечкенә өлешне генә били.
-
Балтачта китапларга икенче сулыш бирәләр
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА: "Балтачыбыз көннән-көн матурлана"
Яңа биналар салыну, юллардагы төзекләндерү эшләре турында да даими яктыртып барырга тырышабыз. Бистәбез заманга яраклаштырылып, шәһәрләшә бара. Үзәк ял паркын гына карагыз, аннан халык өзелми.
-
ДОСААФ янында яңа күпер салына, игътибарлы булыгыз
Бистә урамнарындагы юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген ДОСААФ, ягъни Нариман урамындагы автомәктәп каршындагы күперне сүттеләр.