15 апрель 2015 яңалыклары
-
Подписка өчен ipad һәм башка бүләкләр!
«ТАТМЕДИА» АҖ газеталарына, журналларына язылыгыз һәм бәйгедә катнашыгыз!
-
Гомергә “Хезмәт” белән, ди райондашларыбыз.
Резеда Сафиуллина (Чутай): Үз-үземне белә башлаганнан бирле район газетасын алдырабыз. Язылмый калган елыбыз юк.
-
Шахмат ярышларына рәхим итегез!
Шимбә - 18нче апрель көнне "Игенче" җәмгыяте ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шахмат ярышлары үткәрә.
-
Миллиардер Семинны кулга алу турында карар чыгарылган.
"Адмирал"дагы янгыннан соң, тикшерү эше дәвам итә. Казанда янган "Адмирал" сәүдә үзәге хуҗасы булган миллиардер Алексей Семинга читтән торып гаепләү белдерелгән. Милиардер хәзерге вакытта Франциядә һәм тиз генә кайтырга да җыенмый бугай. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.
-
Өч сыерың булса, саву җайланмасы алганда дәүләттән субсидия бирелә…
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт күләме аз түгел. Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән 3 яисә аннан да артыграк савым сыеры тоткан шәхси хуҗалыкларга, сөт саву җайланмасы алганда, сизелерлек өлешен субсидия итеп кире кайтарып бирү күздә тотыла.
-
Районда яңа иҗтимагый оешма барлыкка килде.
Район хәрби комиссариаты бүлегендә Төньяк Кавказда контртеррористик операцияләрдә катнашкан хәрбиләрнең иҗтимагый оешмасы барлыкка килде.
-
«Авыл клублары» программасы буенча Түнтәр авылында мәдәният учагы төзелә (фото).
«Авыл клублары» программасы буенча җирекләрдә төзелә торган мәдәният учакларыныӊ быелгысы Түнтәр авылында булачак. 200 урынлы, мәһабәт бинаныӊ зәвык белән стеналары инде төсле кирпечтән өелгән, түбәсен калай белән яптырып, тәрәзә ишекләрне куеп, эчтәге эшләрне башкарып чыгасылары калып бара.
-
Раяз Фасихов Төркиядә кан анализын ник тапшырган?
Бу көннәрдә җырчы Раяз Фасихов Төркиянең Измир шәһәрендә булып кайтты. Узган ел "Татар җыры - 2014" фестивалендә җырчыга Төркиянең курортлы шифаханәләрендә дәвалану һәм ял итү өчен ике кешелек юллама бүләк иткәннәр иде. Кем белән һәм кайчан баруны җырчы үзе хәл итәргә тиеш иде.