16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Истәлек медале
Янгын сакчылыгы буенча Балтач гарнизоны республикада мактаулылардан санала.
-
«Якты юл»ның уңган егете
Дәүләтшиннар авылда гына түгел, районда да күренекле шәхесләр. Гыйльмулла Дәүләтшин заманында Куныр авыл советы рәисе булып эшләде. Ул рәислек иткән чорда хуҗалык җитәкчеләре белән уртак тел табып, авылларда бик күп социаль мәдәни объектлар сафка басты, юллар төзекләндерелде. Уллары да нәкъ әтиләре кебек йөрәкле, авыл җанлы булып чыкты. Бүгенге язмам Гадәнбану...
-
Хезмәткә хөрмәт
Авыл хуҗалыгы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Алга» җәмгыятенең баш хисапчысы Нурия Гаптрәүф кызы Баева Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлауда озак еллар намуслы хезмәт башкарганнары, Көшкәтбаш балалар бакчасы төзелешенә керткән зур өлешләре өчен һәм бакчаны тапшыру уңаеннан,...
-
Нәтиҗә ясар чак җитте
16нчы гыйнвар көнне районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткән җыелышта коллектив 2013нче елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, 2014нче елга максат-бурычлар алды.
-
Еллык эшкә нәтиҗә
Узган елгы эшкә нәтиҗә ясау өчен район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре «Бөрбаш» җәмгыятенә җыелдылар. Биредә гадәти көннәрдә эш ничек барган - барысын да шулай күрделәр, ясалмалылык юк. Әнә шуңа күрә раздойга куелган сыерлары да башкаларны шаккатырырлык түгел.
-
Исерек шоферлар арта
Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин белән машина йөртүче исерек шоферлар турында сөйләшәбез.
-
Балалар иминлеге кулларыбызда!
Балалар һәрберебезнең яшәү мәгънәсе булып тора. Аларга нәрсәнедер алырга җәлләп, аннары үкенерлек булмасын иде. Бу бигрәк тә сабыйларыбызны машинада утыртып йөртә торган махсус креслоларга кагыла.