16 август 2015 яңалыклары
-
14 яшьлек кыз "Вконтакте"да BMW автомобиле откан
"Вконтакте" социаль челтәре аша әлеге призны оту өчен әллә ни зур эш тә башкарырга кирәк булмаган. Барысы да - бәхет эше.
-
Ветеринария белгечләрен авыл көтә
Ветеринария өлкәсендәге яшь белгечләр өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.
-
Балтач гимназиясендә мәктәпкә әзерлек лагерын балалар көтеп ала
1нче сентябрьгә дә санаулы көннәр калды. Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре башланып китте.
-
Бистә урамнарына асфальт түшәлү белән беррәттән, чат саен диярлек яңа биналар да калка бара
Бистәнең үзәк Ленин урамы буйлап үтеп баручылар төзелешләргә игътибар итмичә, битараф кала алмый. Чөнки урам юлларына асфальт түшәлү белән беррәттән, чат саен диярлек төзелеп килүче яңа биналар да бар.
-
Ау сезоны башланды дип, атмагыз кошкайларны!
"15нче августтан киек кошларга жәйге-көзге ау сезоны ачыла" дигән хәбәрне укыдым да, тагын күпме бер гонаһсыз җан ияләрен юк итәрләр икән инде, дип борчулы уйга калдым.
-
Оныгы әбисен үтергән дигән фараз бар
Зәйдә яшәүче 89 яшьлек бер әби торагын саткан. Ә яңа яшәү урыны буенча пенсиясен алу өчен беркая да мөрәҗәгать итмәгән.
-
Районыбыз кырларында җыр-моң агыла
Рәшит Сабиров, Римма Гарәпшина кебек моңлы сандугачларыбыз көч-куәт өстәп торганда, ничек тырышып эшләмисең ди инде.
-
Балтачның котырган пошие
Сайтыбызда http://www.baltaci.ru/tt/component/k2/item/8387 "Балтач басуларында пошилар кешеләрне куалар" дигән язма дөнья күргәч ул вакытта республика күләмендәге матбугат басмалары "шаулашып" алган иде. Инде менә тагын шуңа әйләнеп кайттык.
-
Балтач бистәсе киңәйгәннән-киңәя (фото)
Балтач бистәсе киңәйгәннән-киңәя - кичә иген үскән кырларда бүген яңа йортлар калка.
-
Балтачта эшсезләр саны кимегән
Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
-
Бүген Россия Хәрби һава көчләре гаскәрләре көне
Август аеның өченче атнасының якшәмбесендә Россиядә Хәрби һава көчләре гаскәрләре көне билгеләп үтелә.
-
Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре кыр батырларына үзләренең җыр-моңнарын бүләк иткән
Районыбыз кырларында соңгы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар концерт программалары белән чыгыш ясап, кызу урак өстендә механизаторларны эшкә дәртләндереп, күңелләрен күрәләр.