17 июль 2018 яңалыклары
-
"Каләм"нән сәлам!
Инде 3 төн юньле йокы күрмәгән күзләргә "Балтач" дигән язу күренүе эчкә җылы йөгертте. Балтачыбызга кайтабыз, һәм буш куллар белән түгел.
-
Кыямәт көне алды билгесеме?
Кыямәт көне алдыннан ирләрнең саны кимер, хатын-кызларның саны, киресенчә, артыр, дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?
-
Юл һәлакәтендә дүрт бала һәм машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән
Автоледи, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр әйләнеп, түбәсендә килеш калган.
-
Нормада басма салганнар, кемнәр икәнен беләсегез киләме?
Норма авылында эчкәртен генә бер инеш ага. Ленин урамында яшәүчеләр аргы якка, бирге якка Радик Шәрифҗанов гаиләсе салган басмадан йөри.
-
Тукталышларга бәдрәфләр куйганнар
Тирә-юнебезне чиста тотыйк дип тырышабыз, печәнен дә чабабыз, чүбен дә урнаштырабыз, әкренләп табигатьне чүпләмәскә дә өйрәнеп киләбез. Тик менә сәфәр чыккан адәм баласы бик кысталса, чисталык турында уйлап торалмый инде, аулак урын эзли.
-
Синоптиклар яшенле яңгыр турында кисәтә
Иртәгә яшенле яңгыр явачак.
-
БЕЗНЕ ДӘ ОНЫТМЫЙЛАР
Узган ял көнендә Кариле авылының тау астында сыенып утырган табигать кочагында шаулап гөрләп бик матур сабантуй узды.
-
Гарифуллин урамы, халкы дуламый башлады...
Берчакны “Хезмәт”ебездә “Гарифуллин урамы, халкы нигә дулады” дип язган идек. Бу көннәрдә “Ник бер дә тавышлары чыкмый башлады әле?” дип барып карасак, баксаң...
-
Игътибар!!! Бик тиздән!!!
Балтач егетләре һәм кызлары, мини-футбол ярышлары яңа сезонын ача!
-
“Ак барс” йөри, әзер торыгыз...
“Ак Барс” банкының Балтачтагы филиалында җитәкче алышынуга, банк хезмәткәрләре, алардан да бигрәк банк җитәкчесе Айнур Хәйретдинов хезмәт коллективлары белән якыннан очрашуга кереште.
-
Татарстан парк һәм скверларын яңартуга 602 миллион сум акча тотылачак
Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.
-
РӘХМӘТ ХАТЫ
2 июнь көнне гаиләбезгә көтмәгәндә кайгы килде. Тормыш иптәшем Илфат Закиров иртән тыныч күңел белән көтүгә чыккан җиреннән кинәт кенә авырып китте. Яшь булуына карамастан, аңа бер-бер артлы катлаулы операцияләр кичерергә туры килде.
-
Быелгы хаҗ яңалыклары билгеле булды
Хаҗ кылырга ният итүчеләрнең беренче төркеме Казаннан хаҗга 2018 елның 4 августында юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк. 2018 елда Россия мөселманнары өчен 20500 квота бирелде. Татарстан Республикасына 1800 урын каралган.
-
Бөрбашта кунаклар пансионатны һәм мәктәпне карадылар (+фото)
Инде хәбәр иткәнчә, Бөрбаш авылында пансионат ачылачак. Аныӊ бинасы балалар кабул итәргә әзер.