17 август 2015 яңалыклары
-
Бәрдергән һәм юлда үләргә калдырган (видео)
Фаҗига 14нән 15 нче августка каршы төндә Казанның Тынычлык бистәсендә булган
-
Бөртекләп санар чаклар (дәвамы)
Кызның чакырулы яңгыравык авазын ишеткәч, бер машина астыннан куллары мазутка буялган озын буйлы гына чибәр егет үрмәләп чыга. Ни гаҗәп, чибәр кызның ягымлы матур сүзләр табып үгетләвенә каршы ул тиз ризалашып, төн эчендә ремонтлап, машинасын иртәгесен мәктәп каршына китереп куя.
-
Яӊгул мәктәбендә чәчәкләр яраталар (фото)
-
Һөнәре барның – киләчәге бар
«WorldSkiHs CompetШon-2019» дөньякүләм чемпионатын кабул итү өчен барган көрәштә! Казаныбыз җиңү яулады. 2019 елда "WorldSkills Competition" дөньякүләм чемпионаты Казанда уздырылачак.
-
Яӊгулда яңа ачылган спорт мәйданчыгыннан фотомизгелләр
-
Районыбызның алдынгы комбайнчылары
2015 нче ел уңышын җыйнап алуда катнашкан механизаторларны өстәмә кызыксындыру чаралары турында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин раслаган карар буенча беренче акчалата сертификатка лаек булган комбайнчылар исемлеген тәкъдим итәбез.
-
“Факел” яшүсмерләр клубы каршында бакалар туе
"Факел" яшүсмерләр клубы бинасы каршында күз явын алырлык, гаҗәеп матур компазиция ясап куйганнар.
-
Райондашларыбыз иҗаты сәхифәсендә Гөлшат Сәләхова шигырьләре
Булса... Кичтән ятып йоклый алсаң, Иртән вакытында торсаң, Якыннарыңның хәлләрен Сорашып белә алсаң, Бер җирең дә авыртмаса, Сау-сәламәт булалсаң, Балаларыңның үсүен Син үзең күрә алсаң, Ирең белән чөкердәшеп 100 яшькә җитә алсаң, Әти-әни фатихасын Алып син яши алсаң, Яраткан эшеңә барып, Вакытында кайта алсаң, Дошманнарың булмый калып, Дуслар белән уралсаң,...
-
Бәрәкәтле гомер юлы
Районыбызда бик матур, бәхетле гаиләләр яши. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, намуслы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә, мул тормыш корып, бүген балалары, оныклары белән горурланып яшәүче кадерле туганнарыбыз - Фирая һәм Илсур Гыйматдиновлар гаиләсе шундыйлардан.
-
Комбайнчылар төшке ашларын тере музыка астында ашаган (фото)
Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчылары төшке ашларын тере музыка астында үткәргән. Басу-кырларда комбайн гөрелтесен җыр-моң алмаштыра.
-
Килилеләрдән үрнәк алыгыз
Чишмәләрнең ташландык хәлгә килүләре турында безгә еш язалар. Авыллардагы чишмәләрне район хакимияте вәкилләре яки җирлек җитәкчеләре төзекләндерергә тиеш дип саный халык. Бу алар тарафыннан үтәлергә тиешле бер амәнәт кебек кабул итәләр аны.
-
Динә Гарипованы журналистлар танымаган
Бер атна элек Динә Гарипова кияүгә чыкты. Тантананы журналистлардан яшереп, туганнары һәм дуслары белән уздырырга җыенган Динә, матбугатта хәбәр таралгач, бик борчылган.
-
Балтачлылар, белеп торыгыз - 7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Аеклык бәйрәме" үткәреләчәк
7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Аеклык бәйрәме" үткәреләчәк. Бу хактагы документ ТР Министрлар Кабинетында бастырылды. Бәйрәмнәр күп иде, ә "Аеклык бәйрәме" юк иде әле.