Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көннәрнең олугысы - җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашүрә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугысы - Кадер кичәсе, айларның олугысы - изге рамазан ае». Менә шушы айларның олугысы һәм дүрт изге айның берсе булган рамазан-шәриф ае бара.