19 декабрь 2012 яңалыклары
-
Кертемнәр
Үзенә һәм хезмәткәрләренә иминият кертеме түләүче шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре 2013нче елдан РФ Пенсия фондына әлеге кертемнәрне түбәндәге күләмнәрдә түли башлаячак: Рәсәй Пенсия фондына 32 мең 479,2 сум, ә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына 3 мең 185,46 сум. Иминият кертемнәре Федераль казначылык счетына күчерелә. Килеп туган сораулар...
-
«Балачак шатлыгы»
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды 1сеннән 25нче декабрьгә кадәр церебраль паралич авырулы балаларга ярдәм итү йөзеннән «Тамчыдан күл җыела» («Мелочь - не мелочь») дигән акция үткәрә.
-
«Мәрхәмәтле телефон»
«Мәрхәмәтле телефон» акциясе кысаларында ялгыз яшәүче пенсионерларга кәрәзле телефон бирелә башлады. Күптән түгел Арбаш авылында яшәүче I төркем инвалид, тыл хезмәткәре Хәдичә Әсхәдуллина да телефонлы булды.
-
Совет утырышында
Балтач муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы үткәрелде.
-
Үкенерлек булмасын
«Хезмәт»кә язылмаган, «Хезмәт»не укымаган райондашымны, гомумән, аңлый алмыйм.
-
Юридик ярдәм
Балтач районы башкарма комитетының юридик бүлеге тарафыннан гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә башлады.
-
Ярминкәгә килегез!
22нче декабрь, шимбә көнне Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәләре оештырыла. Анда авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Ярминкәләр иртәнге 8 сәгатьтә башлана. Хөрмәтле райондашлар, килегез, үкенмәссез!
-
Бушлай юридик консультация
21нче декабрь көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең Балтач бүлеге тарафыннан, башкарма комитет бүлмәсендә (библиотека бинасы, Знче кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариусы - Хаметшин Ф.С. (08.00-11.00), прокурор ярдәмчесе Галиуллина Г.М. (11.00-13.00), адвокат Нәбиев Р.М. (13.00-16.00) халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез!
-
Котлыйбыз!
Балтач районының социаль-икътисадый үсешендәге хезмәтләре өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, хезмәт ветераны, Балтач муниципаль районының мактаулы гражданины Илдус Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.