19 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Хәйриячелек- 2015” физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак
21 декабрь көнне район Мәдәният үзәгендә 15.00 сәгатьтә "Хәйриячелек-2015" дигән ел чарасы уза.
-
ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 19 декабрьдә 50 яшьлек юбилее
Пыжмара авылында яшәүче ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 19 декабрьдә 50 яшьлек юбилее.
-
Полиция хезмәткәре ни сәбәпле тоткарланучының өстенә су койган
Новосибирскийда полиция хезмәткәре тоткарланучының өстенә су коя, аннан кышкы суыкка чыгарып бастыра.
-
Кадерле әниебез ТӘСКИРӘ ЗИННӘТ кызы ШАКИРОВАга 19 декабрьдә 55 яшь тула
Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әниебез ТӘСКИРӘ ЗИННӘТ кызы ШАКИРОВАга 19 декабрьдә 55 яшь тула. Кадерле әниебез!
-
Оештырсаң оеша, кәефләр дә шәп була
Социаль яклау бүлегенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ләйлә Вәгыйзовна социаль ярдәмнәрдән файдаланучы балигъ булмаган балаларны Балтач ял паркына җыйды.
-
Яраткан газиз әниебез, сөекле тормыш иптәшем ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 50 яшьлек гомер бәйрәме
19 декабрьдә яраткан газиз әниебез, сөекле тормыш иптәшем ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 50 яшьлек гомер бәйрәме.
-
Нурсинәбез – "Татарстан Гүзәле"
Нурсинәбез "Энҗе бөртеге-Мисс Татарстана-Татарстан Гүзәле", кыскасы - 1 урында.
-
Дәүләт программалары эшләмәсә, иске күңелсез йортларда яшәр идек
Без - Чепья авылы Рабочая урамы 18 йортта яшәүчеләр, йортыбызның капиталь ремонтлануын бик күптәннән көттек. Чөнки бу йортның салынуына 40 елдан артык вакыт узган һәм ул бик күңелсез рәвештә иде. Хәзер башкарган һәр эш өчен куанып бетә алмыйбыз.
-
Балтач район Советының чираттагы утырышы узды
18 декабрь көнне депутатлар Өченче чакырылыш район Советы утырышына җыелды.
-
Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды хезмәткәрләре ишек шакый...
Пенсиягә кагылышлы сорауларга район Пенсия фондының имминият взнослары буенча бүлек җитәкчесе Сабирова Гөлнара Борисовна җавап бирә.
-
Районда авыл хужалыгы машиналарын ремонтлау башланды
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 5700 берәмлек тырма, 234 берәмлек чәчкеч, 278 берәмлек культиватор, 605 берәмлек трактор һәм башка төр агрегатлар бар.
-
Без өч бала үстек әнкәй белән…
Әтиемнең фаҗигале үлеменнән соң, 7 яшьлек Дания апам әниемә олы терәк булып кала. Аның әни белән кичләрен сукыр лампа яктысында икмәккә кушып пешерү өчен 3әр, 4әр чиләк бәрәңге юып, әрчеп, кыргычта уып утырганнарын хәтерлим. Ул вакытта пычакка, кыргычка эләгеп, кискәләнеп, канап беткән нәни кулларын күз алдыма китергәндә апаны жәлләп җаным...
-
Тагын бик күп райондашларыбыз “Хезмәт”ле булды
18нче декабрь көнне район почта бүлекчәсендә "Абунәчеләр көне" үткәрелде. "Хезмәт"ебезгә язылучылар арасында да бик күп бүләкләр уйнатылды.