20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Балтач мәдәният үзәгендә кабаттан Данир Сабиров
Балтач мәдәният үзәгендә бик күпләрнең яратып өлгергән артисты, юмор һәм пародия остасы Данир Сабировның 22нче гыйнварда җырлы-биюле юмористик рухта концерт программасы тәкъдим ителә.
-
Балтачта Качману бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр
19нчы гыйнварда Православие динен тотучылар районда үзләренең мөһим дини бәйрәмнәренең берсен - Качману йоласын зурлап билгеләп үттеләр.
-
Авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерли башларга вакыт инде (фото).
«Алга» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарын язга әзерләүдә ремонтчылар Фәрит Хәлиуллин, Ринат Шәйхиев, Раушан һәм Рубин Гарипов, Инсур Әхмәдиевның өлеше зур. Районда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 33 миллион 250 мең сум акча кирәк. Моңа запас частьлар алу, хезмәт хакы белән бергә ремонт бәясе керә.
-
Балалары бистәнең 4 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче ата-аналарның зары
"4 нче номерлы балалар бакчасы белән 3 нче номерлысы арасында булган тротуарны чистартучы оешма юк. Район үзәгенең төп урамында тротуар кардан чистартылмагач, ата-аналар балалары белән машина юлына чыгарга мәҗбүр.
-
Нөнәгәр авылыннан Хәдичә Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (фото).
Нөнәгәр авылында яшәүче тыл ветераны Хәдичә Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды. Туган көн уңаеннан, юбиляр күпсанлы котлаулар, бүләкләр кабул итте.
-
Балтачта көннәр салкыная – Качману суыклар алып килде.
19нчы гыйнвар - Качману бәйрәме көнне түбәдән тамчы тамып торса да, суыклары да озак көттермәгән булып чыкты.
-
Гөлшат СӘЛӘХОВА иҗатыннан
Райондашларыбыз иҗаты