20 июль 2012 яңалыклары
-
Иртә түгел, иптәшләр!
«Иртә чыккансыз түгелме, урак башланды гына бит әле», дип каршылады безне «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе. Бик вакыт кына, Мәгъсүмҗан әфәнде, урак соңарганны кичермәгән кебек, сыйфат комиссиясе дә ниндидер могҗиза көтеп ятарга җыенмый.
-
Субсидия бирелә
Фермер хуҗалыкларына дизель ягулыгы өчен субсидия бирелә башлады. Шуңа күрә фермерларга 26нчы июльгә кадәр 2012нче елга «1-фермер» отчеты, исәп-хисап реквизитлары, дизель ягулыгы алу турындагы документ һәм печать белән авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Бозлы яңгыр, өермә
17нче июль кичендә күзәтелгән давыллы, яшенлы-бозлы яңгыр районыбызның күп кенә авылларына зыян салган.
-
Белдерү
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Законның 10 статьясының 7нче, 71нче статьясының 8нче бүлекләре һәм «Татарстан Республикасы Сайлау Кодексы» турындагы 21нче номерлы Татарстан Республикасы Законының 123 статьясы нигезендә, Балтач район территориаль сайлау комиссиясе үз карары белән Кече Лызи авыл җирлеге Советына Знче сайлау...
-
Көймә комга терәлмәсен
Өченче елгы кебек, чиктән тыш корылык белән «көрәшә-көрәшә» игеннәребез өлгереп җитте. Югалтуларга юл куймыйча, хәзер бөртекле һәм кузаклы культураларны кичекмәстән җыеп алу бурычы тора. Эшләрнең уңышлы баруы уракның беренче көннәреннән үк нык оешканлыкка һәм оперативлыкка бәйле булачак.
-
Урып-җыю көндәлеге
Һәр эштә өлгерлек күрсәтүче хуҗалыклар урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. 19нчы июльгә районда 2681 гектарда игеннәр теземнәргә салынды. Шуның 836 гектары җыеп алынды. Ындыр табакларына 1736 тонна икмәк кайтарылды. «Татарстан»да - 315, «Кама»да - 314, «Якты юл»да 306 тонна яңа уңыш ашлыгы бар. Бер үк вакытта әлегә 1 центнер да ашлык...
-
Сакчыл бул!
Урман - ул яшел байлыгыбыз. Аны саклау һәм аннан максатчан файдалану исә безнең төп бурыч.
-
Өйрәнүләр башланды
18еннән алып 30 июльгә кадәр җөмһүриятебездә Универсиада алдыннан терроризмга каршы хәзерлекне ачыклау максатыннан өйрәнүләр башланды.
-
Көтелгән бәхет
«Уңайлы мохит» программасы кысаларында районыбызда бик күп эшләр башкарылды. Башкарылган күләмдәгесенең инде игелеген дә күрә башладылар. Ә менә күптән түгел район үзәк хастаханәсендә лифт җанланды. Пациентлар бу бәхетне күптән көтте.
-
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
-
Күршеләр, иң якын кешеләр
Хөрмәтле укучым! Күрше хакы -Алла хакы, дигән сәхифәбезне укыгансыңдыр инде. Аның нигезендә күршеләргә карата яхшы мөнәсәбәт, дуслык-татулык ятканын да сизгәнсеңдер. Күршелек җепләрен ныгыту максатыннан, яңа темабызны алга таба да дәвам итәргә исәп. Безгә хатлар языгыз, дус-тату яшик! Күршеләр турындагы язмаларыгызны элекрон вариантта җибәрергә уйласагыз, адресыбыз BaltasiRed2005@yandex.ru
-
Эшләре кызу
Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләре заманча технологияләрдән һәм элемтә чараларыннан (интернет, кабельле телевидение) нәтиҗәле файдалануны җайга салу максатыннан, җәй айларында авыллардагы барлык линияләрне дә җир астына күчерү белән мәшгуль. Бу көннәрдә алар Иске Салавыч авылының Татарстан, Советская, Сәйдәш урамнарындагы һәр йортка кабель суза. Аңа кадәр Норма, Субаш авылларында эшләгәннәр.
-
«Наз»да кунак бар
Шушы көннәрдә «Наз» тернәкләндерү үзәгендә күрше Малмыж районының Чавал авылы инвалидлары оешмасы әгъзалары булып китте.
-
Спорт яңалыклары
«Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең бокс буенча Кукмарада узган Татарстан беренчелегендә «тукмашып», спорт остасына кандидат булган райондагы егетләр Рамил Нургалиев һәм Ленар Гыйләҗев үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып танылды. Башкалабызда укучылар арасында җиңел атлетика буенча узган ачык Татарстан беренчелегендә СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкчелегендә көч сынашып, Чепья урта мәктәбеннән Таисия Волкова...
-
Нур сибүче кояшым
Гомернең чәчәк кебек вакытлары үтеп тә киткән... Күпме яшьлек елларының җуелмас хатирәләре, матур, гүзәл көннәре күңелгә уелып калган. 55 яшьлек тә ишек каккан.