Мәңге яшь күңелле Сәлимә
Тормышка гашыйк кеше ул дияр идем мин бу шәхес турында. Һәр мизгелгә куанып, әйләнә-тирәдәгеләргә бары сөенеч һәм шатлык кына тарата ул. Сүзем районыбызның гүзәл табигатьле Яңгул авылында тормыш иптәше Раушан абый белән гомер кичерүче Сәлимә апа Габделхакова турында.